Чүпрәле егете ДТПга эләккән поезд пассажирларына вагоннардан чыгарга булышкан
Кичә, бүген, иртәгә

Чүпрәле егете ДТПга эләккән поезд пассажирларына вагоннардан чыгарга булышкан

Чүпрәле районы прокурорының уналты яшьлек улы Арслан Гайнетдинов “Казан-Адлер” поездында Казан дзюдочылар спорт клубының җыелма командасы составында уку-өйрәнү җыеннарына бара торган булган.

 

Авария нәтиҗәсендә поезд рельслардан төшкәч, спортчы яшүсмерләр вагоннардан кешеләрне эвакуацияләргә  булышканнар. Алар арасында Арслан да булган.

Исегезгә төшерәбез: пассажир  поезды Волгоград өлкәсендә йөк автомобиле белән бәрелеште. Бу вакытта аның вагоннарында 800дән күбрәк кеше була.


Нет комментариев