Эш урынында потентсыз чит ил гражданы, медицина кенәгәсез хезмәткәр, бина эчендә плитәгә тоташтырылган газ баллоны. Буа шәһәр прокуратурасы шәһәрдәге кафеларны тикшергәндә кеше гомерләренә янаган куркыныч закон бозу очракларын ачыклаган
Эш урынында потентсыз чит ил гражданы, медицина кенәгәсез хезмәткәр, бина эчендә плитәгә тоташтырылган газ баллоны. Буа шәһәр прокуратурасы шәһәрдәге кафеларны тикшергәндә кеше гомерләренә янаган куркыныч закон бозу очракларын ачыклаган
Шушы көннәрдә Буа шәһәр прокуратурасы Роспотребнадзорның Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнары буенча территориаль идарәсе, Буа һәм Чүпрәле районнары буенча янгын күзәтчелеге эшчәнлеге һәм профилактик эш буенча районара бүлеге вәкилләре белән берлектә Буа районы территориясендәге сатып алучылар иң күп йөргән сәүдә нокталарында булды. Буа шәһәр прокуратурасы мәгълүматларына караганда, тикшерү нәтиҗәләре буенча “Гурман” “Мангал” кафеларында һәм “Ризыклы” федераль закон таләпләрен бозуның күпсанлы очраклары ачыкланган.
Туклану һәм сәүдә итү “ноктасы”ның вазыйфаи затлары РФ Җинаять-процессуаль кодексының (КоАП РФ) 14.43 маддәсе 2 нче өлеше, 5.27.1 маддәсе 2 нче өлеше, 20.4 маддәсе нигезендә административ, бер юридик зат РФ КоАП 18.15 маддәсе 1 нче өлеше буенча җаваплылыкка тартылган. Аларга федераль закон таләпләрен бозуларны бетерү турында күрсәтмәләр кертелгән.
СанПИН кагыйдәләре бозылу турында ачыграк әйтсәк, кафеда хезмәткәрнең медицина тикшерүе узуы турында документсыз эшләвен ачыкланган, шулай ук кухня хезмәткәрләре ризыкны өлешләргә бүлгәндә бер тапкыр кулланыла торган перчаткалар кулланмаган, ризыкларны кисү инвентаре маркаланмаган килеш кулланылган, шулай ук белгечләр тарафыннан җитештерү контроле, җәмәгать туклануын оештыру өчен билгеләнгән биналарда агымдагы җыештыру эшләре үткәрелмәгән. Янгын күзәтчелеге хезмәтчелеге исә, плитага тоташтырылган газ баллонын бина эченнән тышкы якка чыгаруны, вентиляция камераларын, циклоннарны, фильтрларны һәм һава үткәргечләрне чистартуны катгый рәвештә таләп иткән. Вакытлыча электр үткәргечләрен куллануның куркынычлыгы турында кисәтеп, барлык җитешсезлекләрне бетерергә кушылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев