Газчылар Буадагы күпкатлы йортка газ бирүне туктаттылар
Кичә шәһәрнең Яшьләр урамындагы йортта яшәүчеләрнең квартираларында газ плитәләренә газ килми башлады. Газчылар моның сәбәпләрен күрсәтеп, яшәүчеләргә подъезд ишекләрендә белдерүләр генә ябыштырып калдырганнар иде. Газ хезмәтчелеге белдерүенчә, йорт газдан кайбер квартиралар хуҗаларының газ җиһазларына техник карауга газчыларны кертмәве өчен вакытлыча өзелгән.
Моңа кадәр алар әлеге йортта газ колонкаларын электр җылыткычларга алыштыруны таләп иттеләр.
Нет комментариев