Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

КФУ профессоры Татарстанда һава торышы кыска вакытка салкынаячагын әйтте

Соңгы көннәрдә антициклон аркасында Татарстанда җылы һава торышы билгеләп үтелә - сентябрь башы өчен һава температурасы нормадан 4 градуска югарырак.

Әмма берсекөнгә үк республикага сизелерлек салкыннар килә, дип сөйләде КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев.

«7 сентябрьдә салкынрак булачак, һава температурасы +15 градуска кадәр төшә, яңгырлар явып узачак. 8 сентябрьдә, җомга көнне дә, шундый ук һава торышы көтелә, тик ул 1 градуска салкынрак була. Әлеге хәл Төньяк Атлантикадан циклон килү белән аңлатыла, ә бу температура түбәнәюгә һәм явым-төшемнәргә китерәчәк», - ди белгеч. Бу турыда уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әмма температураның түбән төшүе озакка сузылмаячак, инде шимбә көнне үк һава җылына башлый һәм көндез +17 градус була. Бу көнне әле явым-төшемнәр булырга мөмкин, ә якшәмбе, 10 сентябрьдә, +20 градуска кадәр җылы һәм аяз һава торышы көтелә.

Җылы һава торышын, Переведенцев фикеренчә ,әбиләр чуагының беренче дулкыны дип атарга мөмкин. «Августның соңгы декадасында һава торышы салкынча иде, җәй ахырында ул җылы, уңайлы булды. Беренчесе булса да, без барыбер әбиләр җәенең икенче дулкынын көтәчәкбез. Чын әбиләр чуагы сентябрь уртасында яки икенче яртысында киләчәк», - диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев