Киләсе елда республикада реставрациядән соң ике храм ачачаклар. Берсе – Буа районында
Мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитет мәгълүматы буенча болар Кукмара районының Әсән-Елга авылындагы мәчет һәм Буа районының Зур Фролово авылындагы чиркәү. Сүз уңаеннан, чиркәүдә торгызу эшләре быел яз ук башланды, ә мәчетне яңарту июнь аенда старт алган. Алар икесе дә республикадагы иң борынгы агач корылмалар. Чиркәү 1780нче елларда салынган булса, мәчет 1742 елда торгызылган.
Комитет ел саен бер мәчетне һәм бер чиркәүне реставрацияли. Быел Биектау районындагы Айбаш авылы мәчетен, Зәй районандагы Югары Баграж авылы чиркәвен торгызганнар.
Нет комментариев