Авылда һәм шәһәрдә яшәүче райондашлар! 2017 ел Россиядә Экология елы, Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы дип игълан ителде. Бу уңайдан район газетасы, "Буа дулкыннары" телевидениесе һәм газетабызның сайты "Кышкы Буам минем" дип аталган фоторәсемнәр конкурсы игълан итә. Сез бәйгегә дип Буаның, районның иң матур табигать почмакларын төшереп җибәрегез. Үзегезнең...
Авылда һәм шәһәрдә яшәүче райондашлар! 2017 ел Россиядә Экология елы, Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы дип игълан ителде. Бу уңайдан район газетасы, "Буа дулкыннары" телевидениесе һәм газетабызның сайты "Кышкы Буам минем" дип аталган фоторәсемнәр конкурсы игълан итә. Сез бәйгегә дип Буаның, районның иң матур табигать почмакларын төшереп җибәрегез. Үзегезнең исем-фамилиягезне, яшегезне, нәрсә белән шөгыльләнгәнегезне, кайда яшәвегезне, нинди урынны фотога төшергәнегезне дә язарга онытмагыз. Сайтта һәр җибәрелгән фотолар өчен ике көн саен тавыш бирү үткәреләчәк. Иң күп "лайк" җыйганнары "Байрак" газетасында басылачак һәм җирле телевизордан күрсәтеләчәк. Соңыннан абсолют җиңүче билгеләнәчәк. Аны истәлекле бүләк көтә.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев