Мәни бизе авырулары. Буа үзәк дәваханәсе табибы дәвалауны кичектермәскә куша
Мәни бизе авырулары. Буа үзәк дәваханәсе табибы дәвалауны кичектермәскә куша

Авыруларны үз вакытында дәваламау аркасында аларның катлаулануы очраклары еш күзәтелә. Бу актуаль проблема булып кала. Кызганычка каршы, район дәваханәсендә бүгенге көндә мәни бизендә яман шеш булган 110 кеше исәпләнә. Үзәк дәваханәнең табиб-урологы Артур Галимҗанов озак еллар дәвамында әлеге авыруларны дәвалап кына калмыйча, операция ясау белән дә шөгыльләнүче тәҗрибәле белгеч. Табиб әлеге материалда ир-атның сәламәтлеге, мәни бизе авыруларын булдырмау һәм иртә срокта дәвалауны башлау турында берничә мөһим сорауга җавап бирде.
-Артур Рафыйкович, сүзне шуннан башлыйк әле: авыруның килеп чыгуының төп сәбәпләре нидә һәм пациент нинди билгеләрдән соң кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә тиеш?

- Мәни бизендә авырулар китереп чыгаручы төп сәбәпләрнең берничәсен әйтеп китәм – салкын тию, салкында утырып эшләү, нәселдәнлек, тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр куллану һәм регуляр булмаган җенси якынлык. Моннан башка сәбәпләр дә булуы мөмкин. Гадәттә, кеше табибка авырту башлангач кына мөрәҗәгать итә. Кисәтеп әйтәм: мәни бизендә авыру башта үз-үзен берни белән дә сиздермәскә мөмкин. Простатаның өч төп авыруы бар. Беренчесе – простатит. Бу простата бизенең ялкынсынуы. Ул ешрак 25-50 яшьлек ир-атларда очрый, уртача алганда ирләрнең 35 процентында күзәтелә. Икенчесе – простата аденомасы, бу простата бизенең зураюы белән характерланган авыру, ул яман шеш түгел. Авыру гадәттә 45 яшьтән соң башлана, күбрәк 60 яшьтән соң ачыклана. Статистика шуны күрсәтә – 10 ел саен авыручылар саны 10 процентка арта бара. Дәваламаганда, ул зурая бару сәбәпле, бәвел юлы тарая, нәтиҗәдә аны бүлеп чыгару эшчәнлеге бозыла. Бәвел бөтенләй чыга алмый башларга мөмкин. Менә шушы вакытта операциядән соң да пациент шланг һәм шешә белән йөрергә мәҗбүр булырга да мөмкин. Өченчесе простата бизендә яман шеш барлыкка килү. Ул простата тукымаларының контрольсез бүленүе һәм үсүе белән характерлана. Бу шеш якындагы органнарга таралып, аларны кысарга, шулай ук ерак органнарга метастазалар бирергә мөмкин. Иң күп очракларда ул сөякләргә — умыртка баганасына, янбашка күчә, бу исә көчле авырту синдромына китерә. Уйландыра торган статистика китерә алам, Россиядә ел саен 42 меңнән артык ир-ат простата рагы белән авырый (һәр 100 мең ир-атка якынча 62 кеше). Нигездә авыру 50 яшьтән соң башлана. Маршал Константин Рокоссовский, император Петр 1 простата рагыннан вафат булган. Шуны әйтәсем килә, бүген пациент үз вакытында диспансерлаштыру узып, заманча дәвалау алган очракта бу авыруны дәвалап булыр иде.
-Артур Рафыйкович, авыруны ачыклау өчен иң беренче табибка килергә кирәклеге аңлашылды. Диспансерлаштыру кысаларында бу авыруга тикшерәләрме, гомумән тикшеренү узу катлаулымы?
- Простата авыруларын ачыклау өчен катлаулы булмаган диагностик алгоритм бар: бәвел куыгын һәм простатаны УЗИ аппараты белән тикшерү. Бу сидек тоткарлануын, простата зураюын ачыкларга мөмкинлек бирә. Простатага хас антигенга (ПСА) кан анализы тапшыру. Һәм гомуми кан һәм сидек анализлары, монысы ялкынсынуны һәм кайбер органнарның эшчәнлегендә бозылуларны ачыкларга ярдәм итә. Район үзәк дәваханәсенең оештыру-методик кабинеты мәгълүматларына караганда, “простата аденомасы” диагнозы белән 84 кеше исәптә тора, “простата рагы” диагнозы 110 кешегә куелган. Мин 45 яшеннән соң елга бер тапкыр сидек куыгына УЗИ узарга, кан анализлары тапшырырга киңәш итәм. Авыруның бернинди билгеләре булмаганда да. Алдан ук гаиләдә ир-ат сәламәтлеге турында әйтеп узган идем. Әйткәнемчә, табибка вакытында мөрәҗәгать иткән очракта простатаны, гомумән, барлык авыруларны да алдан кисәтеп булыр иде. Бу автомобильне елга бер тапкыр техник карау үткәрү сыман, организмның да шулай тикшереп алу кирәк. Аннан ир-атның психологиясе шундый, бигрәк тә бүгенге заманда ул гаиләне тәэмин итәргә, эшләргә тиеш. Ә сәламәтлек икенче планда кала килә. Әле авырту барлыкка килгәндә дә, узар, дип уйлый. Кызганычка каршы, мондый очракларның ахыры бик еш аяныч хәл белән тәмамлана. Әгәр дә гаиләгез, якыннарыгыз чыннан да сезнең өчен кадерле һәм сез һәрвакыт аларның янәшәсендә, кайгыртып, бәхетле булып яшәргә телисез икән, иң беренче ир кеше үз сәламәтлеге турында уйларга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев