Реставраторлар ярдәме белән Зур Фролово авылындагы агач чиркәүнең баш кыңгыравы заманча хәлгә килгән
Реставраторлар ярдәме белән Зур Фролово авылындагы агач чиркәүнең баш кыңгыравы заманча хәлгә килгән
Татарстанда иң борынгы һәм иң зур агач чиркәүне реставрацияләүгә быелның язында керештеләр. Буа районының Зур Фролово авылында Казан Изге Ана иконасы чиркәве 1780 елларда төзелгән һәм төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып тора.
Агачтан төзелгән тарихи һәйкәлне саклау буенча беренче чираттагы чаралар арасында:
чиркәү манарасының авария хәлендәге авышлыгын төзәтү, манараның биш ярусының икесен алыштыру, баш кыңгырауны сүтү, звонницада главканы алыштыру булып кала.
Фотода 1873 елда коелган баш кыңгырауны сүтүнең тарихи мизгеле сурәтләнгән. Җирле халык сөйләве буенча, ул совет елларында ук җиргә төшергәндә чатнаган булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев