Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Россиянең иң яхшы ветеринария фельдшеры - Буа ветеринария техникумы чыгарыышы

Фельдшер-серолог Татьяна Спирина Тәтеш районы дәүләт ветеринария берләшмәсе хезмәткәре, ул илдә иң яхшы мал табибы исеме алды.

 

 

Мордовия Республикасында “Һөнәре буенча иң яхшы” бөтенроссия конкурсына йомгаклар ясадылар “Ветеринария фельдшеры” номинациясендә. «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсының федераль этабы «Кадрлар» милли проекты кысаларында оештырылды

Буа ветеринария техникумы директоры Илдар Гыйниятуллин сүзләренә караганда, Татьяна Буа ветеринария техникумында 2017-2021 елларда белем алган. Студент чагында ул Башкортстанда узган “Вордскилс” бөтенроссия чемпионатының финал этабында катнашкан һәм беренче урынны яулаган булган. Татьяна Спиринаның остазы - Буа ветеринария техникасы буенча махсус дисциплиналар укытучысы Максим Мечов. Нәкъ менә ул аңа «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсына әзерләнергә ярдәм иткән.

Без Буа техникумын тәмамлаучылар белән горурланабыз!

Конкурсның федераль этабы 21-22 июлендә Саранск шәһәрендә узды. Иң яхшы исем өчен Россиянең 40 субъектының региональ турларында җиңүчеләр көрәште. Конкурс сынаулары теоретик өлештән һәм практик модульләрдән торды. Ярышлар кысаларында белгечләр терлекләрне клиник тикшерүләр үткәрделәр һәм реаль эш бурычларына мөмкин кадәр якынайтылган шартларда диагнозлар куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев