Россиянең иң яхшы ветфельдшеры Татьяна спиринаны Мәскәүгә бүләкләүгә чакырганнар
Россиянең иң яхшы ветфельдшеры Буа ветеринария техникумын тәмамлаган.
Татьяна Спирина бүгенге көндә Тәтеш районы ветеранария берләшмәсендә фельдшер-серолог булып эшли.
“Һөнәре буенча иң яхшы” бөтенроссия конкурсының финалы Мордовиянең Саранск шәһәрендә узган. Анда “Иң яхшы ветеринария фельдшеры” номинациясендә җиңү яулап кайткач, без Татьяна Ивановна белән элемтәгә кердек.
– Җиңүеп хакында игълан иткәч, мин шок хәлендә калдым. Көтмәгән идем. Ә бәйге барышында алай дулкынланмадым, белгәнемне эшләдем. Россия күләмендә икенче җиңүем. Студент чагында Worldskills чемпионатының беренче урын алган идем , - диде ул.
Студент дигәннән, Татьяна Буа ветеринария техникумында 2017-2021 елларда белем ала. Тәтеш районы Нармонка авылында туып-үскән кыз кечкенә вакытта ук я ветеринар, я кинолог булырга карар кыла. Беренчесен сайлый. Хайваннарны, бигрәк тә этләрне ярата. Буа ветеринария техникумының махсус дисциплина укытучысы Максим Мечов җитәкчелегендә теоритик һәм практик белемнәрен сынап, конкурсларда катнаша. Татьянаның техникум тәмамлаганына 5 ел узса да, алар остазы белән гел элемтәдә торалар. Мордовиядә җиңгәч тә, ул беренчеләрдән булып укытучысына шалтырата, рәхмәт әйтә. Бәйгедә нәкъ менә Максим Павлович дәресләрендәге күнекмәләр кирәк була. Теоритик өлештә 50 сорауга җавап биргән, ә практик өлештә этнең ярасын эшкәрткән, бәйләгән, реанимацияләгән, клиник тикшерү, трихинеллоскопия үткәргән, туңдырылган орлыкны дөрес эреткән. Барысыннан да иң югары балл җыйган.
Россиянең иң яхшы ветеринар-фельдшеры Татарстаннан икәнен белгәч, республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрендәге аккаунтында котлап пост куйган. “Татьяна Спиринаны котлыйбыз, ул молодец! Яшь белгечләр үзләренең һөнәри осталыгын югары дәрәҗәдә күрсәтү алулары яхшы”, - дип язып куйган Татарстан лидеры. Ә декабрь белгечне аенда Мәскәүдә тәбрикләргшә тиешләр.
Татьяна үзен камилләштерүне дәвам итә. Ул Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә читтән торып белем ала. Тәтеш район ветеринар берләшмәсендә ветеринар-серолог һәм лаборатория мөдире вазифаларын башкара. Ерак киләчәккә әллә ниди зур планнар кормый, “вакыт күрсәтер”, ди.
Әлфинур Йосыпова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев