Тарихтан бердәм дәүләт имтиханында телдән тапшыру өлеше барлыкка киләчәк
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) 2030 елга тарих буенча бердәм дәүләт имтиханына телдән тапшырыла торган өлешне кертергә исәп тота.
Бу хакта ведомство җитәкчесе Анзор Музаев сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.
Түрә сүзләренчә, хәзерге вакытта кайбер гуманитар предметлардан имтиханның телдән тапшырыла торган өлеше модельләрен эшләү башлана.
«9 нчы сыйныфта тарих буенча имтиханда телдән тапшыру моделе барлыкка килә, ул 2028 елда штат режимына керәчәк. Димәк, без беренче чиратта тарихны предмет буларак караячакбыз, анда бу блок беренчеләрдән булып барлыкка килергә тиеш. Ориентир – 2030 елга», - дип аңлатты Мусаев.
Шул ук вакытта бердәм дәүләт имтиханында телдән тапшырыла торган өлеш белән тулыландырылачак предмет, мөгаен, әдәбият булыр, дип ачыклык кертте ул.
Моннан тыш, Анзор Музаев өстәп әйткәнчә, 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларга борчылырга кирәкми, чөнки модельне эшкәрткәннән алып аны гамәлгә керткәнгә кадәр гадәттә дүрттән биш елга кадәр вакыт уза.
Элегрәк Рособрнадзор башлыгы билгеләп үткәнчә, тугызынчы сыйныф укучылары өчен тарих буенча телдән имтихан 2028 елдан башлана. Моңа кадәр ул яңа модельне башта илнең төрле төбәкләрендә сынап караячаклар һәм укытучылардан алынган мәглъматларны исәпкә алып эшләп бетерәчәкләр, дип раслаган иде.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tarixtan-berdam-daulat-imtixanynda-teldan-tapsyru-olese-barlykka-kilacak-5927121
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев