Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Тәтеш районында булды. Аларның районга сәфәренең максаты - язгы кыр эшләре белән танышу иде, дип яза районның "Авангард" газетасы. Район башлыгы Рәмис Сафиуллов озата йөрүендә алар "Нур", «Яна юл», "Новая Заря", "Маяк", "Колос", "Авангард" хуҗалыгы басу-кырларында булган....
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Тәтеш районында булды. Аларның районга сәфәренең максаты - язгы кыр эшләре белән танышу иде, дип яза районның "Авангард" газетасы.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов озата йөрүендә алар "Нур", «Яна юл», "Новая Заря", "Маяк", "Колос", "Авангард" хуҗалыгы басу-кырларында булган. Бүген әлеге хуҗалыклар бөртекле сабан культуралары, көнбагыш һәм шикәр чөгендере чәчү белән мәшгуль. Районда бүген 23 чәчү комплексы һәм 21 чәчү агрегаты эшли, дип яза район матбугаты.

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев