Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстанда «ФИЗРА» үзәкләре 95 процентка әзер

Татарстанда Казан һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә «ФИЗРА» физкальтура-сәламәтләндерү спорт үзәкләре төзелеше төгәлләнеп килә.

Объектлар «Россия спорты» дәүләт программасының «Бизнес-спринт (Мин спортны сайлыйм)» федераль программасы кысаларында шәхси инвестицияләр җәлеп итеп сафка бастырыла. Бу хакта Татарстанның Спорт министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Безгә спортның зур шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен генә түгел, ә район үзәкләрендә яшәүчеләр өчен дә үтемле булуы мөһим. Әлмәттә һәм Чаллыда төзелгән, шулай ук Казанда һәм Яшел Үзәндә төзелеп килә торган комплекслар – меңләгән кеше өчен өе янында гына уңайлы шартларда спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге. Дәүләт һәм бизнес бергәләп Татарстан халкын физик культура белән шөгыльләнергә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга этәрә», – диде Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Алмаз Хөсәенов.

Хәзерге вакытта объектларда төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган диярлек, 2026 ел ахырына кадәр файдалануга тапшыру планлаштырыла. Ике проектның да инвесторы – «ФИЗРА» компаниясе. Бер комплексның гомуми бәясе 350 млн сум тәшкил итә. Киләчәктә халык футбол, волейбол, баскетбол һәм көрәш кебек спорт төрләре белән шөгыльләнә алачак.

Бу Татарстанның дәүләт-хосусый партнерлык механизмын кулланып проектларны гамәлгә ашыруда беренче генә тәҗрибәсе түгел. 2023-2024 елларда шул ук сценарий буенча Әлмәттә һәм Чаллыда шундый ук ике «ФИЗРА спорт үзәге» комплексы төзелде һәм файдалануга тапшырылды.

Татарстан илдә спорт объектларын төзү өчен дәүләт-хосусый партнерлыгы механизмнарын актив куллана башлаган төбәкләренең беренчеләреннән булды. Бу төбәк һәм муниципаль бюджетларны артык йөкләмичә, халык өчен якын-тирәдә генә заманча спорт инфраструктурасы булдырырга мөмкинлек бирә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-fizra-uzaklare-95-procentka-azer-5926200

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев