Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстаннан беренче хаҗилар төркемнәре юлга чыкты. Аларны Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов озата бара

2026 елда Татарстаннан барлыгы 1800 кеше хаҗга барачак, шуларның 200се махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары.

16 майда, иртән иртүк, Габдулла Тукай исемендәге "Казан" халыкара аэропортыннан Татарстаннан беренче дүрт хаҗилар төркеме очты. Барлыгы 171 кеше "ДУМ РТ Хадж" рәсми хаҗ операторының "Стандарт" программасы кысаларында Казан – Мәдинә маршруты буенча изге урыннарга юлланды.

Изге урыннарга юл алганчы, хаҗиларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт исеменнән аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламләде. Ул аларга изге теләкләрен җиткерде, хаҗ кылуның рухи әһәмиятен ассызыклады һәм дога кылды.

Хаҗиларның беренче дүрт төркемен Буа районы имам-мөхтәсибе, Буа мәдрәсәсе җитәкчесе Илмир хәзрәт Хәсәнов; Лениногорск районы имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт Рәфыйков; Яр Чаллы шәһәре "Җәмигъ" мәчете имамы Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтов; шулай ук Тукай районы имам-мөхтәсибе ярдәмчесе Илназ хәзрәт Яхин җитәкчелегендә булачак.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, быел "ДУМ РТ Хадж" хаҗилары өчен Казаннан барлык рейслар – Мәдинәгә туры булачак. 2026 елда республикадан барлыгы 1800 хаҗи хаҗга барачак.

Шулар исәбеннән, республика җитәкчелеге тарафыннан махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары булган 200 хаҗи юлдандырыла.



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев