Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе Буа районын уракка әзер дип белдерде
Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе Буа районын уракка әзер дип белдерде

Бүген составында министрлык вәкилләре һәм җирле белгечләрбулган комиссия агрофирмаларда, хуҗалыкларда, фермерлар хуҗалыкларында булып, техникаларның уракка әзерлеге белән таныштылар. Хуҗалыклар җитәкчеләре аларга быел кырга чыгачак техникаларны күрсәтү өчен әзерләп куйган иделәр. Механизаторлар запас частьләр җитәрлек булуын, урак вакыты җитүен көтеп алуларын белдерделәр. Район хкуҗалыкларында ягулык-майлау материаллары да бар, бу мәсьәлә бүген аеруча актуальбулып кала. Белгечләр буалыларның урып-җыюны үз вакытында башкарып чыгу өчен бөтен шартларның булуын белдерделәр.
Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында агропромышлен комплекс предприятиеләренең бөртекле культураларны җыюга әзерлеген тикшерү киң күләмдә дәвам итә. Комиссия техниканың торышын, куркынычсызлык таләпләренә туры килүен һәм элеваторларның яңа уңышны кабул итүгә әзерлеген бәяли.
Быел бөртекле культураларны җыю мәйданы 1 млн 190 мең гектар, техник культуралар – 727 мең гектар, азык культуралары – 616 мең гектар тәшкил итә. 4,5 млн тонна бөртек җыю көтелә. Техник культуралардан шактый уңышка өметләнәләр: 2,3 млн тонна шикәр чөгендере һәм 1,3 млн тонна бәрәңге һәм яшелчә җыеп алырга. Урып-җыю кампаниясенең уңышы әлбәттә техниканы вакытында һәм сыйфатлы әзерләүгә бәйле.
Тикшерү барышында бөртекләрне җыю комбайннарының әзерлегенә аерым игътибар биреләчәк. Машиналар герметиклыгын сынап карау өчен суктырып караячаклар. Бу урак вакытында мөмкин булган бөртек югалтуларын ачыкларга һәм аны булдырмаска мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук хезмәткәрләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен кирәкле җиһазлар: ут сүндергечләр, медицина аптечкалары, сигнал жилетлары һәм авария тукталыш билгеләре тикшереләчәк.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүгенгә ремонтка мохтаҗ бөртек җыю техникасының якынча 92% яңартылган. 2400 комбайннан 2170 берәмлек ремонтланган. Бөртек җыю техникасын яңарту өчен якынча 2,2 млрд сум акча юнәлтелгән. Урып- җыю вакытларын башкару һәм техниканы сыйфатлы әзерләү уңышлы урып-җыю кампаниясе үткәрү һәм төбәкнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү өчен төп факторлар булып тора. Бу «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» милли проектының максатлары һәм бурычлары булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев