Терлекләрне Буа районы территориясеннән Чуашстанга һәм Ульяновск өлкәсенә чыгару Россельхознадзор белән килештерелгән маршрут буенча гамәлгә ашырылырга тиеш
Әлеге маршрутны килештерү өчен Татарстан Республикасы буенча с Россельхознадзор идарәсенә туры килүче гариза язарга кирәк.
Килештерү терлекләрне ташу шартларының ветеринария законнарына туры килүен: хайваннарны әзерләүне (карантинны, диагностик тикшерүләрне, вакциналаштыруны), транспортның торышын, күчерү шартларын һәм башкаларны тикшерүне үз эченә ала. Идарәнең дәүләт инспекторы Раилә Зарипова әйтүенчә, әлеге чара терлекләр арасында йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч чирләрне таратуга юл куймау өчен башкарыла. Маршрутны килештергәндә төбәкнең терлекләрнең йогышлы авырулары буенча нинди дәрәҗәдә торуы исәпкә алына. Бу терлекләрне эпизоотик хәл начар булган территорияләр, яисә аеырм тыюлар булган территорияләргә чыгарудан да саклап кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев