Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Туфан – Туфан инде ул

"Театраль Буа-2015" декадасы кысаларында Буа дәүләт драма театрында "Туфан - Туфан инде ул" документаль фильмын тәкъдир итү кичәсе булды. Анда фильмның сценарий авторы Разил Вәлиев һәм режиссеры Илдар Матуров һәм Туфан Миңнуллинның якыннары һәм дуслары да килгән иде. 27 минутлык фильмда да Туфанның якыннары катнаша. Алар туганнары арасында гына билгеле...


"Театраль Буа-2015" декадасы кысаларында Буа дәүләт драма театрында "Туфан - Туфан инде ул" документаль фильмын тәкъдир итү кичәсе булды. Анда фильмның сценарий авторы Разил Вәлиев һәм режиссеры Илдар Матуров һәм Туфан Миңнуллинның якыннары һәм дуслары да килгән иде.
27 минутлык фильмда да Туфанның якыннары катнаша. Алар туганнары арасында гына билгеле булган хәлләрне искә алалар. Картинада Камал артистларының, күп кенә әсәрлә-ренең геройлары булып киткән авылдашлары-дусларының, Татарстанның беренче затлары - Рөстәм Миңнехановның, Минтимер Шәймиевнең, Фәрит Мөхәммәтшинның да хатирәләре урын алган. Фильм елмаерга да мәҗбүр итә, күзләрне дә яшьләндерә.
Экран сүнеп, көчле алкышлар тынганнан соң театр сәхнәсенә Разил Вәлиев, Илдар Матуров күтәрелделәр.
- Туфан ага вафат булганнан соң аның исеме мәңгеләштерелде. Казанның бер урамына, Түбән Кама театрына аның исемен бирдек. Ә фильм төшерү уе ничек туды, дисезме. Моңа ул үзе, төгәлрәге вафатына берничә ай кала яздырган 7-8 сәгатьлек интервьюсы сәбәпче булды. Аны журналист Әнзия Ханнанова яздырып алган. Ан-дагы күп фактлар һәркемгә таныш, шул ук вакытта ул әлегә кадәр беркемгә дә әйтмәгән серләре белән дә уртаклаша. Шуңа да шактый гына бәхәсләш-кәннән соң фильмда Туфан аганың үзеннән сөйлә-тергә булдык. Моны шулай ихлас беркем дә башкара алмас иде,- диде Разил Вәлиев. Татарстан кинематографистлары берлеге рәисе Илдар Матуров 20 ел элек Туфан турында "Без бит авыл малае" дип исемләнгән фильм төшер-гән булган инде.
- Еллар узды, ә Туфан - Ту-фан булып калды. Үзе ничек ихлас булса, аның турында хатирәләрен уртаклашучылар да ихлас кү-ңелдән сөйлиләр,- диде ул. Якташыбыз, җәмәгать эшлеклесе Ислам Әхмәт-җанов, фильмда да катнашкан Россиянең һәм Татарстанның Халык артисты Ринат Таҗетдинов та истә-лекләре белән уртаклаштылар. Туфан аганың үз дигәненә ирешүчән, гаҗәеп кеше булуын, аның бе-лән горурлануларын әйт-теләр. Тормыш иптәше Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Нәҗибә Ихсанова, кызы Әлфия дә иң якын кешеләре белән горурланалар, аны онытмаулары, олылаулары өчен рәхмәтлеләр. Тамашачы исә аларны аягүрә басып алкышлады. Буа дәүләт драма театрының баш режиссеры Раил Садриев чәчәк букетлары бү-ләк итте. Шагыйрә Гөлнур Айзетуллова Туфан ага вафатыннан соң язган шигырен укыды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов, Раил Садриев мондый мәгънәле фильм төшергәннәре һәм очрашуга килгәннәре өчен авторларга, якыннарына рәхмәт әйттеләр. Буалыларның Туфан аганың җир-ле театр ачуда зур булышлыгы өчен рәхмәте аның рухына дога булып ирешсен иде.
Әлфия ӘСХӘТОВА.
АВТОР ФОТОЛАРЫ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Театраль Буа2015” декадасы кысаларында Буа дәүләт драма театрында “Туфан – Туфан инде ул” документа...