Адав-Толымбай авылындагы «Аръяк» дөньякүләм танылган спортчылар тәрбияләгән. Бүген анда бәйрәм узды
Адав-Толымбай авылындагы «Аръяк» дөньякүләм танылган спортчылар тәрбияләгән. Бүген анда бәйрәм узды.
Аръяк — ул зур буа артындагы урын. Күп еллар дәвамында авыл малайлары һәм кызлары бу урында ишегалды спорт уеннары: футбол, волейбол, баскетбол белән шөгыльләнгәннәр. Күп еллар узгач, авыл халкы онытыла башлаган традицияләрне яңадан торгызды.
Бүген «Аръяк йолдызлары» дип аталган чираттагы спорт чарасы узды. Үткәннәрне яңартуда Әсгать Рыбаков һәм Казаннан килгән якташыбыз Айдар Нафиков зур көч куйдылар. Быел чараны оештыруда Буа якташлыгы да зур өлеш кертте. Иҗтимагый оешма вәкиле Наил Шәмиев сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул мондый очрашуларның, аеруча балалар өчен, мөһимлеген ассызыклады:
— Без балаларыбызның үткәннәрне онытмауларын тәэмин итәргә бурычлы. Иң мөһиме — аларга актив яшәү рәвешен сеңдерү. Дуслары белән аралашсыннар, иптәшләренең уңышына сөенә белсеннәр, — диде ул.
Балалар төрле спорт төрләрендә ярыштылар — футбол, волейбол, баскетбол уйнадылар. Шулай ук милли көрәштә дә үз көчләрен сынап карарга мөмкин иде.
Кунаклар өчен җирле артистлар концерт оештырдылар. Балалар бәйрәме чәй эчү һәм барлык катнашучылар өчен пешерелгән кайнар пылау белән тәмамланды. Буа якташлыгы исеменнән ярышларда җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.8
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев