Буадан СВО ветераннары Татарстан Рәисе кубогы ярышларында катнаштылар
Шушы көннәрдә Әлмәтнең «Мирас» спорт комплексында Татарстан Республикасы Рәисе спорт Кубогына узучы ярышларның өченче этабы узды. Республиканың 29 муниципаль районыннан 100 дән артык махсус хәрби операция ветераны йөзү һәм спортта пычак ыргыту буенча ярыштылар.
Быел «спортта пычак ыргыту» дисциплинасы беренче тапкыр ярышлар программасына кертелде. Катнашучылар 3 һәм 5 метрлы дистанцияләрдә төгәллек күрсәттеләр.
Буа районыннан турнирда СВОда катнашкан дүрт ветеран катнашты: Илмар Галимов, Игорь Тихонов Рафаэль Сәйфетдинов, Шатлан Минханов. Алар ярышларның һәрбер этабында уңышлы чыгыш ясады.
Нет комментариев