Хәрби комиссариат хезмәткәре роленә кереп, мошенниклар буалы хатын-кызны 1,5 миллион сумнан мәхрүм итә язган
Яңа мошенниклык схемасы. Алдарлар үзләрен хәрби комиссариат хезмәткәре булып таныштыралар:
Шулай, 1 июльдә 60 яшьлек хатын-кызга стационар телефонга шалтыратканнар. Үзләрен хәрби комиссариат хезмәткәре булып таныштырып, улының мәгълүматларын сораганнар. Имеш, базага яңартулар кертергә кирәк. Хатын-кыз барлык мәгълүматларны: паспорт, ИНН, СНИЛС номерларын әйткән. Әңгәмә барышында шалтырату кисәк өзелгәч, хатын полициягә мөрәҗәгать итәргә булган. Бәхеткә, мошенниклар аның исеменә кредит рәсмиләштерергә өлгермәгәннәр, зыян китерелмәгән.
23 мартта исә районның 39 яшьлек кешесе транспорт сатып алырга теләгән, интернетта сайт тапкан һәм гариза биргән, абонент номерын күрсәткән. Бераздан соң аңа «сатучы» булып кыланып шалтыратканнар, килешү төзегәннән соң, корбан күрсәтелгән счетларга акча күчергән. Шулай итеп, 23 марттан 13 июньгә кадәрге чорда мошенник «Kia Sorento» автомобилен сату-алу сылтавы белән 3 миллион сумга якын акчаны үзләштергән.
Чираттагы мошенниклык схемасы. «Күчмә элемтә операторы менеджеры» булып шалтыратканнан соң, буалы хатын-кызның исәп-хисабыннан барлык акчаны салдырырга һәм аның исеменә кредит рәсмиләштерергә тырышканнар.
Шулай, быелның 2 июлендә район полиция бүлегенә 46 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Аңа билгесез кешеләр шалтыратып, «Таттелеком» хезмәткәрләре булып таныштырып, кәрәзле элемтә куллану килешүе срогының тәмамлануы турында кисәтеп, аны озайтырга тәкъдим иткәннәр. Моның өчен СНИЛС номерын сораганнар, ул әйткән. Бераздан соң «Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре» булып шалтыратып, аның исеменә 1 500 000 сумлык кредит рәсмиләштерелгәнлеген хәбәр иткәннәр. Хатын-кыз шунда ук полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Бәхеткә аның исеменә кредит рәсмиләштерергә өлгермәгәннәр.
Буалылар мошенникларның хәйләләренә еш кына эләгә. Җинаятьчеләргә күбрәк ялгыз, картлар, пенсионерлар ышана. Аларның алданганнар арасындагы өлеше 24% тәшкил итә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлек начальнигы вазифаларын башкаручы Рамис Галимов хәбәр итте.
Ул берничә фактны китерде.
Үзегезне ничек сакларга:
Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге кисәтә: әгәр кемдер сездән шәхси мәгълүматларыгызны яки СМС-хәбәрдә килгән кодны әйтергә сораса, сөйләшүне шунда ук туктатыгыз! Мошенниклардан акыллырак булыгыз!!!
Операторыгыздан яки банкыгыздан «номер билгеләүче» (определитель номера) сервисын тоташтырыгыз, ул шикле шалтыратулар турында кисәтә ала.
Якыннарыгызга бу алдау схемасы турында искәртегез, алар да уяу булсыннар. Әгәр сез инде кодны алдарларга әйткәнсез икән, шунда ук бу номерга бәйләнгән барлык карталарны блокка куегыз, банкка хәбәр итегез һәм «Дәүләт хезмәтләре» (Госуслуги), электрон почта һәм социаль челтәрләргә керү мөмкинлеген тикшерегез.
Барлыгы өч иминлек кагыйдәсе: беркемгә дә үз шәхси мәгълүматларыгызны һәм СМС-хәбәрләрдә килгән кодларны бирмәгез; шикле сылтамаларны (ссылкаларны) ачмагыз һәм сезгә таныш булмаган кешеләр кушуы буенча бернинди гамәлләр дә кылмагыз. Уяу булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев