10 августтан 11енә каршы төндә Янтуган авылындагы азык-төлек кибете бинасындагы банкоматтан билгесез затлар акча алмакчы булганнар. Алар банкомат өстендәге видеокамераны кара целлофан пакет белән томалап, банкоматның сервис зонасы урнашкан бинага керү тимер ишеген җимергәннәр. Бина эченә кергәч, караклар видеокамераны, банкоматтан акча алуны яздырып баручы блокны һәм ведомстводан тыш сак бүлегенә...
10 августтан 11енә каршы төндә Янтуган авылындагы азык-төлек кибете бинасындагы банкоматтан билгесез затлар акча алмакчы булганнар. Алар банкомат өстендәге видеокамераны кара целлофан пакет белән томалап, банкоматның сервис зонасы урнашкан бинага керү тимер ишеген җимергәннәр. Бина эченә кергәч, караклар видеокамераны, банкоматтан акча алуны яздырып баручы блокны һәм ведомстводан тыш сак бүлегенә хәбәр итүче хәвеф сигналы төймәсен да ватканнар. Аннан алар металл җиһаз белән банкоматның акча сакланучы ячейкасын ватарга уйлаганнар, ләкин нәтиҗәсез. Җинаять урыныннан угрылар буш кул белән түгел, видеотеркәү җиһазын кыстырып киткәннәр. Хәзерге көндә бу факт буенча тикшерү бара.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев