Буаның спорт марафоны җиңүчеләре
Спорт

Буаның спорт марафоны җиңүчеләре

"Батыр" спорт мәктәбендә "СТОП ВИЧ/СПИД" Бөтенросия акциясе кысаларында 3 сыйныфлар укучылары арасында "Биеклеккә юл" район спорт марафоны финалы узды. 25 октябрьдән башлап бер ай дәвам иткән бәйгенең сайлап алу һәм ярымфинал турнирларында шәһәр мәктәпләреннән 560 өченче сыйныф укучысы көчен сынады. Финалга иң көчле өч команда чыкты. Алар арасында җиңүне 2...

"Батыр" спорт мәктәбендә "СТОП ВИЧ/СПИД" Бөтенросия акциясе кысаларында 3 сыйныфлар укучылары арасында "Биеклеккә юл" район спорт марафоны финалы узды.
25 октябрьдән башлап бер ай дәвам иткән бәйгенең сайлап алу һәм ярымфинал турнирларында шәһәр мәктәпләреннән 560 өченче сыйныф укучысы көчен сынады. Финалга иң көчле өч команда чыкты. Алар арасында җиңүне 2 номерлы лицейның "Комета" командасы (сыйныф җитәкчесе Наҗия Мөхәммәтҗанова) яулады. Икенчедә 1 номерлы мәктәпнең "Дуслык" (сыйныф җитәкчесе Тамара Мартынова), өченчедә шулай ук лицейның "Вега" (сыйныф җитәкчесе Римма Зыятдинова) командалары.

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев