Буада яңа музей булачак
Яңа мәдәни бина шәһәрнең Р. Люксембург һәм Кызыл Армия урамнары киселешендә торгызылачак һәм ул дөньяга танылган рәссам Бакый Урманче исемен йөртәчәк.
Район башкарма комитетының төзелеш бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, бина ике катлы булачак. К. Маркс урамындагы бүген эшләп килүче җирле музей шулай ук яңа бинага күчереләчәк.
Сүз уңаеннан, бүген Бакый Урманченың тамырлары яшәгән Күл Черкене авылында аның шәхси әйберләре куелган музей-йорты эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев