Узган атнаның шимбәсендә бөтендөнья шикәр чире белән көрәшү көне билгеләп үтелде.
Статистика күрсәткәнчә, мондый төр авыручылар саны көннән-көн арта. Район үзәк дәваханәсенең табиб-эндокринологы Леонид Михайлов сүзләренә караганда, элек өлкән яшьтәгеләрне күбрәк теркәсәләр, соңгы елларда аңа 30 яшьлекләр дә табибка килә. Бүгенге көндә исәптә 2089 кеше тора. Арада балалар да бар.
– 1998 елда табиб-эндокринолог булып эшли башладым. Ул елны 316 авыруны исәпкә алдык. Шуннан бирле бу саннар арта гына барды. Кимегәне яки исәптән төшкәннәре юк. Мондый чир китми. Ләкин сакланганда яшәп була. Шуңа без, эндокринологлар: “Диабет – ул яшәү рәвеше” дип кабатларга яратабыз, - диде Леонид Павлович.
Аның белдерүенчә, районда 68 кешедә беренче, 2011 пациентта икенче типтагы диабет чире ачыкланган. Беренче төрендә, организмда бер дә инсулин бүленеп чыкмый, пациент табиб биргәнен генә кабул итеп яши. Икенчесендә, ашказаны асты бизе берникадәр дәрәҗәдә инсулин бүлеп чыгара, ләкин ул җитәрлек түгел. Шуңа кандагы шикәр ахыргача эшкәртелмичә күләме арта бара, аны киметергә төрле препаратлар ярдәм итә.
Табиб чиргә сәбәпче булган факторларны атады.
– Төп сәбәпләренең берсе, киң таралганы – дөрес тукланмау. Хәзерге вакытта фастфуд ише ризыклар артты, халык “җиңел”гә ияләште. Баллы азыклар гына түгел, ә туклану режимын сакламау, сулый алмаслык дәрәҗәдә ашау ашказаны асты эшчәнлеген боза, - диде табиб.
Шулай ук нәселдәнлек, геннар зарарлану зур йогынты ясый. Бу бигрәк беренче дәрәҗә шикәр чиренә кагыла. Төрле вирус, грипптан соң да организм таушала. Икенче дәрәҗә шикәр чире дә өлешчә нәселдәнлеккә бәйле. Артык гәүдә авырлыгы да чирне арттыра. Кандагы шикәр күләмен даими контрольдә тотарга һәм кан басымын да һәрдаим үлчәп кирәк. Кан һәм бәвелнең гомумнанализын тапшыру сорала. Сәламәт кешенең кандагы шикәр күләме ач карынга 6,1ммоль/л дан да артмаска, ашаганнан соң ике сәгать узгач 7,8 ммоль/л дан күтәрелергә тиеш түгел. Идеал норма – 5,5 ммоль/л дән артмау.
Дәваламаган очракта диабет аза һәм авыр нәтиҗәләргә – йөрәк-кан тамырлары катлаулануларына (миокарда инфарктына һәм инсультка), күрү сәләте түбәнәюгә (хәтта сукыраюга), бөерләр эшчәнлегенең җиткелекле булмавына, нерв системасы зарарлануга китерә. Гангрена һәм аяк-кулларсыз калуның да сәбәпчесе булырга мөмкин.

“Сәламәтлек тәлинкәсе” кагыйдәсен дә истә тотарга кирәк. Тәлинкәнең дүрттән беренә – яшелчә, җиләк-җимеш, яртысына акрын эшкәртелә торган углеводлы ризыклар саласы. Тәлинкәнең калган дүрттән берен ясмык, фасоль, борчак, балык, йомырка, майсыз ит кебек аксым чыганаклары булган ризыклар белән тутырырга кирәк. Тозлы ашарга ярамый, аның көнлек күләме 5–6 граммнан да артмасын. Трансмайлар чикләнсен.
Кыскасы, әлеге мәкерле чирне “җиңдермәсәң”, яшәп булачак.
Әлфинур Йосыпова.
Нет комментариев