Буада сукырлар җәмгыяте  административ бинасы тиздән газ белән җылытыла башлаячак
Кичә, бүген, иртәгә

Буада сукырлар җәмгыяте административ бинасы тиздән газ белән җылытыла башлаячак

Бүген Буада күрү буенча инвалидлар өчен “Ак таяк” ункөнлеге кысаларында очрашу оештырылды.

Алар әлеге чарага Ял үзәгенә җыелды. Ел саен сукырлар җәмгыятенең әгъзалары очрашуда еллык эшләренә йомгак ясап, даими булышып торган спонсорларга рәхмәтләрен ирештерәләр һәм булган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшәләр. Сукырлар җәмгыятенең Буадагы бүлекчәсе җитәкчесе Шәүкәт Хөсәенов үз чыгышында ел буена коллектив белән бергә оештырылган хезмәтләр белән таныштырды, булышучыларга рәхмәт әйтте.

Очрашу мизгелләре

-Бүгенге көндә Сукырлар җәмгыяте берләшмәсенә Буа, Чүпрәле, Апас, Кайбыч районнары буенча күрү буенча инвалидлар әгъза булып торалар. Алар 216 кеше һәм шуларның 22се бөтенләй күрми. Сәламәтлеге мөмкинлек бирүчеләр төрле тармакта эшкә дә йөриләр. Аларга хезмәт урыннарында шулай ук аерым игътибар бирүче оешма-предприятиеләр дә бар. Без ел саен төрле чараларда катнашу программасын булдырып, актив тормыш алып барырга чакырабыз.

Оешма җитәкчесе Шәүкәт Хөсәенов

Күрү буенча инвалид яшьләргә дә оешмабыз белән тыгыз элемтәдә торыгыз, дип әйтәсем килә. Бергә булганда проблемаларны чишүе җиңелрәк. “Ак таяк” ункөнлеге кысаларында оешманың һәрбер әгъзасына 10ар килограмм он тараттык. Безнең җәмгыятькә даими булышып торган оешма-предприятиеләр да бар. “Буа МППЖКХ”сы, ветеринария техникумы, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә рәхмәт әйтәсе килә, ди Шәүкәт Хөсәенов.

 

Бергә булганда тормыш җиңелрәк

Еш кына инвалидлар көз-яз айларында бакча, өй тирәләрендә җыештырырга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Шул вакытта коммуналчылар, студентлар даими ярдәмгә киләләр.

Буа моңнары активистлары

Җәмгыять җитәкчесе шушы көннәрдә оешманың Бебель урамында урнашкан административ бинасы үзәкләштерелгән газ системасына тоташтырылачагын белдерде. Бүгенге чарада аларга “Буа моңнары” коллективы үзенең җырларын бүләк итте, район мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә концерт оештырылды.

Наилә Солтанова.


Нет комментариев