Бу көннәрдә шәһәрдә урнашу эшләре бара: өч яңа светофор монтажлана.
Дәүләт автоинспекциясенең район бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов әйтүенчә, урамнар чатында яңа комплекслар барлыкка киләчәк: Алар – Гагарин - Космовский; Гагарина - Роза Люксембург; Жорес - Вахитова урамнары чатларында.
-Бу чатларда элекке светофорларның барысы да таушалган иде. Теләсә кайсы җиһазларның үз хезмәт срогы бар. Юл хәрәкәтен оештыруның техник чараларын яңарту - юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауның мөһим элементы, - ди районның баш инспекторы.
Яңарту «Юл хәрәкәте иминлеге» федераль проекты кысаларында «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Сүз уңаеннан, быелның башыннан бирле Буа районында 19 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 19 кеше зыян күргән, 2 кеше һәлак булган.

Нет комментариев