Буа районында техник культураларны җыю төгәлләнде
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районында техник культураларны җыю төгәлләнде

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район хуҗалыкларында һәм фермер хуҗалыкларында шикәр чөгендере, көнбагыш, соя, рапс горчица уңышы җыеп алынган.

Соңгы елларда мәйданы шактый арткан һәм 13 мең гектардан күбрәк тәшкил иткән көнбагыш һәр гектардан уртача 22,2 центнер чыккан.

8,5 мең гектар тирәсе мәйдан биләгән шикәр чөгендеренең чыгышы уртача 531 центнерга тиң. Җир өстенә чгарылган 451,5 мең тонна татлы тамыр әле тулысынча урнаштырылмаган. Аны шикәр заводына тапшыру дәвам итә.


Нет комментариев