Баллы күчтәнәчне яшьләр һәм өлкәннәр берләшеп эшләделәр.
Буа районының Адав-Толымбай авылы халкы мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен чәк-чәк-чәк әзерләгәннәр.
Баллы күчтәнәчне яшьләр һәм өлкәннәр берләшеп эшләделәр. Яшьләр кызыксыну белән тәҗрибә үзләштерде. Ризыкны җан җылысы, кайгырту һәм изге теләкләр белән әзерләделәр. Хәзер пөхтә итеп төрелгән һәм сугышчыларга озатырга әзерләнә. Чәк-чәкләр туган йортлары, якташларының ярдәме, аларны көтүләре һәм алар белән горурланулары турында искә төшерсеннәр.
Нет комментариев