Буа районында татар теле укытучылары тәҗрибә уртаклашты
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районында татар теле укытучылары тәҗрибә уртаклашты

Педагоглар бердәм дәүләт имтиханнарына, олимпиадаларга һәм конкурсларга әзерлек буенча актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар һәм “Санлы тирәлектә укытучы- мәгърифәтче» медиаинтенсивында эшләү алымын күрсәттеләр.

Түгәрәк өстәл артында  ачык дәресләргә һәм сыйныфтан тыш чараларга анализ ясалды. Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе методисты Ләйсән Сәләхова алда торган олимпиадалар, конкурслар, семинарлар һәм чаралар турында сөйләде. Укытучыларны республика конкурсларында актив катнашырга өндәде. 
     Семинар югары дәрәҗәдә узды, укытучыларның һөнәри компетенциясен күтәрүгә һәм туган телне укытуда заманча методикаларны куллануга кызыксынуларын ныгытуга ярдәм итте.

Буа районы мәгариф идарәсенең  2026/27 уку елына эш планы нигезендә һәм туган тел (татар) телен һәм әдәбиятын укытуның сыйфатын күтәрү, шулай ук алдынгы педагогик тәҗрибәне тарату һәм уку процессына заманча белем бирү технологияләрен кертү максатында, Буа шәһәренең  лицей-интернаты (сәләтле балалар мәктәбе)  базасында “Укучыларны олимпиадаларга, конкурсларга әзерләү һәм проект эшчәнлеге” темасына туган (татар) теле укытучыларының район методик семинары узды. 


Нет комментариев