Буалылар игътибарына: яфракларны — сыйфатлы компостка һәм җылы түтәлгә
Кичә, бүген, иртәгә

Буалылар игътибарына: яфракларны — сыйфатлы компостка һәм җылы түтәлгә

Бакчада коелган яфракларны туфракның уңдырышлылыгын арттыру өчен куллану буенча киңәшләрен

“Россельхозүзәк”нең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең үсемлекләрне саклау бүлеге начальнигы Салават Галимҗанов җиткерә.

Яфраклар – йомшак тирес өчен менә дигән нигез һәм “җылы түтәлләр” өчен идеаль төзелеш материалы. Ләкин аны белеп кулланырга кирәк. Иң беренче чиратта аларның кайсы агачлардан икәнлеген белү мөһим. Алма, карлыган яки башка агач-куаклар җәен парша, ончыл чык, монилиоз яки кара таплыктан интеккән очракта аларның яфраклары йогышлы авыруларның төп чыганагы булып тора. Аларда миллионлаган гөмбә споралары кышларга урын табачак.

Язгы рассада өчен идеаль туфрак барлыкка киләчәк

Андый яфракларны компостка яки түтәлләргә салырга ярамый. Аларны участоктан читтәрәк тирәнгә күмеп куярга, яки яндырырга, яки көчле сидекчә эремәсе белән эшкәртергә кирәк. “Озак яшәүче” имән, чия, каштан яфракларында күп күләмдә дуплаучы матдәләр бар. Туфракка эләккәндә алар череклек процессларын кискен акрынайталар һәм культуралы үсемлекләрнең тамыр системасы үсешен тоткарлый алалар.

Андый яфраклар бик озак – ике-өч ел дәвамында чериләр. Шуңа аерым компост өемендә һәм аз күләмдә генә кулланырга кирәк. Бакча өчен идеаль сайлау – каен, юкә, өрәңге, шулай ук урман агачларының сәламәт яфраклары.

Яфрак черемәсе, классик компосттан аермалы буларак, җирне азот белән туендырмый, ләкин аны искиткеч һавалы, йомшак һәм дымлы итә. Бу авыр балчыклы туфраклар өчен иң яхшы кондиционер. Аны әзерләү өчен зур агач тартмалар ясап тормыйча, коры, сәламәт яфракларны зур, тыгыз полиэтилен пакетларга җыярга мөмкин. 100 литрдан күбрәк сыйдырышлы кара төстәгеләре яхшырак булачак.

Яфракларны тыгыз итеп тутырып, процессны тизләтер өчен биокомпостин яки башка препарат белән чылатырга ярый. Аннары пакетларны бәйләп, эченә һава керер өчен пычак белән 5-10 кечкенә тишек ясарга кирәк. Бер елдан соң эчендә йомшак, чын урман исе килгән кара валчык ‒ язгы рассада өчен идеаль туфрак барлыкка киләчәк.

Сәламәт яфрак салыгыз

Яфраклардан тагын яз өчен “җылы түтәл” ясарга була. Ул кыяр, кабак яки иртә помидорны май салкыннарыннан курыкмыйча ачык грунтка утыртырга мөмкинлек бирәчәк.Моның өчен тирәнлеге якынча 40-50 сантиметр булган траншея казырга кирәк. Төбенә эре дренаж ‒ киселгән ботаклар, көнбагыш яки кукуруз сабаклары, аннары 20-25 сантиметр калынлыкта сәламәт яфрак салыгыз. Түтәл эчендә “яну” процессы башлансын өчен яфраклар өстенә аз гына яңа тирес, кош тизәге салу яки бер чиләк суга бер уч порошок салынган сидекчә эремәсе сибү мөһим. Азот бактерияләрне уятачак.

Өстенә 20-25 калынлыкта гади бакча җире саласы гына кала. Кыш дәвамында түтәл бераз утырачак, ә язын, кар эреп бетүгә, эчендәге органик мендәр актив рәвештә чери һәм җылылык бирә башлаячак. Шул рәвешле үсемлекләрнең тамырлары җылы “өй” температурасында булачак һәм куаклар үзләре бик тиз үсеш алачак. Көз бүләкләрен дөрес кулланганда җир зур уңыш белән сөендерәчәк.

Бакча компосты ясагыз. Фото Татар-информ


Нет комментариев