Үзләре дә кайчандыр хәрби юлны узган ирләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюда булышалар.
Шундыйлардан – шәһәрдә яшәүче Юрий Тарасов һәм Дмитрий Ишимов.
Ике сугышны кичкән
Юрий Тарасовның өе яныннан узганда, коймада төрле хәрби гаскәрләрнең әләмнәре җилферди. Үзе әйтүенчә, ул һәм аның ике улы хезмәт иткән хәрби подразделениеләрнең истәлек билгеләре алар. Юрий Петрович та хәрби киемне егет чагында ук кия. 1996 елда армиягә алынгач, тактик күнегүләрдән соң, аны Әфган сугышына Шиндан шәһәренә җибәрәләр. Тау-ташлар арасында корал тотып сугышканда ук ул совет солдатларының бердәмлегенә, батырлыгына сокланып кайта.

Менә шул горурлану хисләре аны гомер буена озата. 2022 елны махсус хәрби операция башлангач, 55 яшь тулуына карамастан, өч тапкыр (һәрберсе берничә айга) контракт төзеп, СВОга китә.
– Яшь егетләргә булышу иде уем. Мин бит “кайнар” ноктаны узган тәҗрибәле кеше. Хәрби тактиканы, корал белән эш итүнең җаен беләм. Ярдәмем тиде, шөкер, кырдан яралыларны алып чыгарга да күп булыштым, алгы сызыкка корал, кирәк-яраклар, ризыклар ташыдым, - дип, ул керткән өлеше хакында сөенеп сөйләде.
Солдатларга гуманитар ярдәмнең никадәр кирәк булуын, ничек көтеп алуларын үз җилкәсендә татып караган кеше.
– Гуманитар ярдәмне китергәч, “Буинск” дигән язуны күргәч, шулкадәр шатлана идек. Егетләр белән блиндажга җыелышып кереп, күчтәнәчләр белән сыйландык. Үзебезнекеләр җибәргән генераторлар шактый вакыт хезмәт иттеләр. Ә иң “җылы” күчтәнәч ул – балаларның солдатларга язган хатлары иде. Мин аларның берсен дә югалтмыйча, СВОдан өйгә дә алып кайттым. Шуларны каткат укыйбыз да, алга барырга дәртләнеп китә идек, - диде Юрий Тарасов.
М е н ә ш у л р ә в е ш л е ярдәмнең никадәр кирәк икәнлеген тойган ике сугыш ветераны – әфганчы һәм СВОны узган хәрби – Юрий Петрович үзе хәзер шундый посылкалар җибәрергә акчалата ярдәм итә. Районнан китә торган гуманитар ярдәм илтергә волонтер булып барам, дип үзен тәкъдим иткән. Әлегә кирәкми, дип җавап биргәннәр.
Районнан тыш, Санкт-Петербург шәһәрендә оешкан волонтерлар штабына да булыша. Андагы ирегетләрнең күбесен белә дә – бергә СВОда хезмәт итеп, үзе кебек сәламәтлекләре какшау аркасында комиссовать ителгән сугышчылар берләшкән анда. Беррәттән сугыштан соң авыр хәлдә калган ветераннарның проблемаларын чишәргә ярдәм итәләр. Бүгенге көндә Юрий Тарасовның ике улы – Валерий һәм Александр СВОда хезмәт итәләр.

Чик сакчылары ярдәме
Чик буе гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр хәрәкәте башлыгы Дмитрий Ишимов район гуманитар штабында күптәннән үз кеше. Әлегә кадәр бер генә йөк озатуда аның ярдәменнән башка булганы юк. Солдатларга кирәк-яракларны җыйганда җитмәгән әйберләр булса, штаб координаторы Резедә Мостафина аңа шалтырата икән.
– Дима, менә шул әйберләр җитми, булышып җибәрегез әле, дип әйтә. Мин тизрәк үзебезнең төркемгә язам, егетләр тиз арада акча җыялар, озакка сузмыйча сатып алып китерәбез. Гомердә дә баш тартканыбыз юк, - дип сөйләде ул.
Гуманитар ярдәм озату дигәннән, әрҗәләрне тутырып, төргәкләүдә, күтәреп ташуда, транспортны куып алып килеп, аны йөк автомобиленә төяп җибәрүдә Дмитрий башлап йөри. Ул СВОга волонтер буларак барырга да ярдәмен тәкъдим иткән. Шулай ук район чик буе гаскәрләре ветераннары, республикадагы гомуми хәрәкәткә кушылып, үзәкләштерелгән рәвештә Казан шәһәре аша гуманитар йөк озаталар. Биредә алар күбесенчә акчалата ярдәм җибәрәләр.

Һәрвакыт түгел, әлбәттә. Кайчакта барып булышуны да сорыйлар. Буа территориясеннән ерак түгел урыннан йөк озатуда ярдәм кирәк булса, алар баш тартмыйлар. Мәсәлән, үзебезнең ир - егетләргә Пермьнан СВО зонасына “УАЗ” автомобильләре озатканда шундый хәл була. Транспорт төяп баручы фура Ульяновск өлкәсе территориясендә идарәне югалта, һәм ава, йөртүчесе җәрәхәтләнә. Әлеге ДТПда ярдәм итәргә республикадагы “пограничниклар” Дмитрийга шалтыраталар. Ул дуслары аша кешеләр табып, булышып җибәрәләр.
– Минем өчен СВОга булышуда тәүлекнең уңайсыз вакыты юк. Хет төнлә шалтыратсыннар. Шикәр заводында сменалы эштә эшлим. Тәүлек буе йокламасам да, штабка ярдәм кирәк, дисәләр, барам. Җиңүгә үз өлешемне кертүгә шатланып кына йөрим, - диде ул.
Быел икенче сыйныфта укучы кызы Мирослава да әтисе кебек чын патриот икән. Әле кайчан гына солдатларга посылка җыярга барганда үзен дә алуны әтисеннән үтенгән. Дмитрий кызының үзенең шундый фикергә килүе белән горурланган, икәүләшеп кибеттән-кибеткә йөреп, кирәк-яраклар җыеп җибәргәннәр.
Мәкаләмнең геройлары Юрий Тарасов та, Дмитрий Ишимов та СВОга ярдәм чын йөрәктән булырга тиеш, дип саныйлар. “Анда” хезмәт итүче солдатларыбыз арасында читләр – синеке дә, минеке дә юк, диләр.
Әлфинур Йосыпова.
Нет комментариев