Буа дәүләт драма театры 20нче сезонын ачты
Кичә, бүген, иртәгә

Буа дәүләт драма театры 20нче сезонын ачты

Кичә ул тамашачыларга йөзенче спектаклен – татар драматургиясе классигы Фәтхи Бурнаш әсәре буенча куелган “Яшь йөрәкләр”не тәкъдим итте.

Артистлар труппасы

Сюжет линиясенә килгәндә, музыкаль комедия үзәгендә – Сәрби белән Хәйретдиннең саф, самими сөюе тарихы. Аларның мәхәббәте, яшьлек рухы көчен Беренче бөтендөнья сугышы да сыный.

театр залы

Шуның өстенә, Сәрбине, аңа инде бик күптән күз атып йөргән бай малае Галимҗан урлап китә. Ләкин мәхәббәт дөньядагы барлык явызлыкларны да җиңә ала: Хәйретдин сугыштан бик вакытлы кайтып җитә һәм бер-берсен сөйгән ике яшь йөрәк яңадан кавышалар.

Уен-көлкегә, яшьләрнең шаянлыгына корылган, тапкыр сүзләргә, канатлы гыйбарәләргә бай спектакльдә театрның барлык артистлары катнаша. Алар бөтенесе ролләрен зур осталык белән башкарып, зал тутырып килгән тамашачыларның көчле алкышлавын кабул иттеләр. Сәхнәгә күтәрелеп рәхмәт әйтүчеләр дә күп булды. Фәтхи Бурнашның туган авылы – Чуашстанның батыр районы Кыр Бикшиге авылыннан да бер төркем тамашачы килгән иде.

Сәхнәдә тәбрикләүләр

Район җитәкчелеге исменнән котлауларын һәм хезмәтләре, хәйриячелек өлкәсендәге эшләре өчен рәхмәт сүзләрен район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова җиткерде. Бер төркем артистларга һәм театр хезмәткәрләренә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Сәхнәгә спектакльнең режиссеры Ленар Миңнемуллин һәм композиторы Рүзил Миңнеханов та күтәрелделәр.

Тамашачылар рәхәтләнеп карады

Буада икенче спектакль куйдым. Былтыргысы – “Буйдаклар” зур уңыш белән барды. Быел классик әсәр сайларга булдык. Аның өстендә көчле команда белән эшләдек. “Яшь йөрәкләр”не дә халык яратып кабул итәр, дип ышанам. Буалы артистлар – үзенчәлекле артистлар. Алар белән эшлисе рәхәт, – ди Минзәлә шәһәрендә иҗат итүче Ленар Миңнемуллин.

 


Нет комментариев