Кичә, бүген, иртәгә

Киләсе елга икенче балага ана капиталы суммасы 1 миллион сумны уза

Бу – беренче балага капитал түләү башкарылмаган очракта.

Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында хәбәр ителгәнчә, 2027 елда беренче балага ана капиталы суммасының 49,6 мең сумга, ә икенче бала өчен, беренчесенә капитал рәсмиләштерелмәгәндә, 65,5 мең сумга үстерелүе көтелә.

  Шул рәвешле, киләсе елда беренче балага ана капиталы суммасының 778,5 мең сумгача, ә икенчесенә 1 миллион 29 мең сумга кадәр җитүе планлаштырыла.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта, агымдагы елның февралендә 5,6 процентка индексацияләгәннән соң, беренче балага ана каптиалы 728 921 сум 90 тиен, икенче балага (беренчесенә түләү алмаганда) 963243 сум 17 тиен тәшкил итә.

 

 


Нет комментариев