Мәктәп бакчаларында үскән агачлар Буа урамнарын бизиячәк
Кичә, бүген, иртәгә

Мәктәп бакчаларында үскән агачлар Буа урамнарын бизиячәк

Шәһәр урамнарында утыртылган озын энәле ямь-яшел урман сылуларына игътибар иткәнегез бардыр.

Әлеге агачларны хәзер мәктәпләрдә мәйданчыкларда аларны укучылар карап үстерәләр.

Агач утырталар

Узган ялларда шәһәрнең төрле урыннарында, пляж территориясендә, паркларда  агачлар утырту акциясе турында хәбәр иткән идек.

Шул көнне бик матур 130лап төп урман сылуларын Ырыңгы авылы мәктәбеннән  казып алып килеп утыртканнар. Күренеп тора, алар берничә ел үскән. Шулай ук  Адав-Толымбай, Яңа Тинчәле мәктәпләрендә үскән агачлар да бик күпләрдә соклану уяткан.  Быел әле тагын Кыят мәктәбенннән 150 төп берничә ел үскән ылыслыларны шәһәр урамнарына утыртыр өчен казып биргәннәр. Ефремов, Р. Люксембург,  Жорес урамнарыннан үткәндә матур, озын энәле урман сылуларын күрсәгез, шуны белегез, бу үзебезнең укучылырыбыз хезмәте нәтиҗәсе.

Үзебез, уртак көч белән шәһәребезне матурайту, һавасын сафландыру бик сөенечле.  Аларны үстерү өчен күпме хезмәт куелган. Аларны утыртуда да укучылар ярдәмгә килә.  Агачларның чокырларын тирән итеп казырга, йөзләгән төп агачны мәктәп питомнигыннан җәрәхәтләмичә казып, алып килергә кирәк. Бу эштә Буа мәдрәсәсендә белем алучы шәкертләр һәм ветеринария техникумы студентлары даими булышалар. Быел утыртылган агач саны барлыгы 3 меңнән күбрәк төп, аларның барысының да үсеп китүен телибез,- диде шәһәр башлыгы урынбасары Светлана Зайцева.

Ә агачларны карап, аларга су сибеп тору кебек җаваплы эш Буа МППЖКХсы һәм идарәче компания хезмәткәрләренә йөкләнгән.

 


Нет комментариев