Алар турында “Россельхозүзәк”нең Татарстан Республикасы буенча филиалының үсемлекләрне саклау бүлеге начальнигы Салават ГАЛИМҖАНОВ сөйли.
Көз көне бакчада эшләү — киләчәк уңыш турында кайгырту гына түгел, ә үсемлекләрне авырулардан, кимерүчеләрдән һәм кырыс салкыннардан саклауның төп чарасы да. Җимешләре җыеп алынган агачлар һәм куаклар аерым игътибарыбызны таләп итә. Тотрыклы суыклар башланганчы эшләнергә тиешле дүрт мөһим процедура бар. Б е р е н ч е с е – к о е л г а н җимешләрне җыю. Бу инфекция учакларын юк итү өчен кирәк. Агач төпләрендә, ботакларында коелган һәм чери башлаган җимешләрне калдырырга ярамый. Коелган җимешләр монилиоз, парша кебек куркыныч гөмбә авырулары споралары өчен төп “инкубатор”, җимеш ашаучы корт кебек корткычларның кышлый торган урыны булып тора. Шуңа коелган алмаларны, грушаларны һәм сливаларны даими җыеп торырга кирәк.
Компост өеме югары температурага кадәр җылынмаган очракта чери башлаган җимешләрне гади компостка салырга ярамый. Аларны участоктан читтә кимендә 50 сантиметр тирәнлектәге чокырга күмү яки тирән чокырларга салып, һәр катламына известь яки мочевина сибү мәслихәт. Икенче процедура җимеш биреп бетергән кура җиләген кисүдән гыйбарәт. Ике еллык җәйге кура җиләге узган елгы үсентеләрдә җимеш бирә. Җиләкләрне җыеп алгач, бу ботаклар кирәксезгә әйләнә — алар әкренләп корый, куакны куерта һәм кура җиләге коңгызын, төрле авыруларны җәлеп итә. Моңа юл куймас өчен коңгырт сабакларны төптән, җир өслеге белән бертигез итеп кисеп алыгыз.
Төпләр калмасын – аларда корткычлар яшәргә ярата. Агымдагы елның зәгыйфь, нечкә һәм зарарланган яшь үсентеләрен шулай ук алып ташларга кирәк. Бер погон метрга яки куакка агымдагы елның иң көчле, каын 7-9 яшел үсентесе калса, җитә. Алар арасында һава йөрерлек дистанция булырга тиеш.
Өченче мөһим эш – тамырларны өшүдән саклау өчен дым белән туендыру сугаруы. Кү п б а к ч ач ы л а р к ө з е н яңгырлар җитә, дип ялгыша. Әмма коры туфрак дымлысына караганда тизрәк һәм тирәнрәк туңа. Көзеннән коры калган тамыр системасы кышын физик кибү һәм өшү куркынычы астында кала. Шуңа җирне тамырлар урнашкан тирәнлеккә кадәр су белән мул итеп туендыру шарт. Моны яфраклар күпләп коелган чорда, һава температурасы +2…+4 градуска кадәр төшкәч, ләкин җир тулысынча туңганчы эшләү таләп ителә.
Су күләменә килгәндә, туфрак кимендә 60–80 сантиметр тирәнлеккә кадәр чыланырга тиеш. Яшь агачларга 5-6, җимеш бирә торган зурларына — 10-15, куакларга 3-5 чиләк су кирәк. Дүртенчедән, агач кәүсәләрен авырулардан һәм корткычлардан саклау мөһим. Агач кабыгы — аның төп калканы. Көзен аны чистартырга һәм гөмбә спораларыннан, бөҗәк личинкаларыннан, шулай ук кышкы кимерүчеләрдән һәм язгы кояш пешерүләреннән сакларга кирәк. Чистарту өчен яфраклар тулысынча коелганнан соң агачларның кәүсәләрен һәм ботакларын 3 процентлы бакыр купоросы яки бордо сыекчасы белән эшкәртегез. Бу яшеренгән авыру кузгатучыларны юк итәчәк.
Кәүсәләрне агартуны да язда түгел, ә нәкъ менә көзен – октябрь-ноябрьдә башкарырга кирәк. Ак төс кабыкны февраль-март айларындагы температура кискен үзгәрүләреннән саклый. Кәүсәне һәм скелет ботакларының нигезен фунгицидлар өстәлгән махсус бакча буявы белән буягыз. Тычкан, куян кебек кимерүчеләрдән саклау өчен яшь агачлар кәүсәләрен махсус пластик челтәр яки энәләрен аска каратып, ылыслы ботаклар белән урап куярга мөмкин.
Нет комментариев