Район мәктәпләрендә балаларны тукландыру азык-төлек һәм социаль туклану депратаменты аша оештырыла.
Уку йортларында меню да алар тарфыннан тәкъдим ителә һәм килешенеп төзелә. Бүген шәһәрнең лицей-интернатында ата-аналар комитеты әгъзалары балаларны тукландыру белән таныштылар. Мондый чараларга алар ике атнага бер тапкыр чакырылалар. Менюда карабодай боткасы һәм бозау итеннән гуляш, сыр, ипи иде. Башлангыч сыйныфларга алма да бирделәр.
Ашчылар сүзләренә караганда, ит продуктларыннан элеккеге кебек ярымфабрикатлар кайтмый. Сыер итеннән котлет, фрикаделькаларны үзләре пешерәләр. Тавык ите дә кайтарыла. Мәктәпләрдә тукландыру дәүләт бүлеп биргән финанс средстволары һәм әти-әниләр керткән акча хисабына оештырыла.
Нет комментариев