Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа мөхтәсибәтендә күпме макулатура җыелды? (+фото)

Буа мөхтәсибәтенең яшьләр бүлегенең "Кәгазьгә икенче гомер бүләк ит" акциясе оештыруы турында хәбәр иткән идек инде. Буалылар чакыруны теләп кабул итеп алдылар һәм кичә иртәнге сәгать уннан алып ахшам намазына кадәр "Госман" мәчетенә макулатура китерделәр. Сабыйлар да, ак сакаллы бабайлар да килде. Һәрберсен мәчет ишек алдында сузылган өстәл табыны, күңелләрне...

Буа мөхтәсибәтенең яшьләр бүлегенең "Кәгазьгә икенче гомер бүләк ит" акциясе оештыруы турында хәбәр иткән идек инде. Буалылар чакыруны теләп кабул итеп алдылар һәм кичә иртәнге сәгать уннан алып ахшам намазына кадәр "Госман" мәчетенә макулатура китерделәр. Сабыйлар да, ак сакаллы бабайлар да килде. Һәрберсен мәчет ишек алдында сузылган өстәл табыны, күңелләрне күтәреп сөйләп торган "Азан" радиосы, балаларга дип әзерләнгән тәм-томнар каршы алды. Волонтерлар алардан кәгазьне, тиз арада кабул итеп алдылар. Мөхтәсибәт макулатура тапшырудан кергән акчаны хәйриягә җибәрәчәк. Бар катнашкан кешеләргә Аллаһының рәхмәте яусын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев