Килдураз авылы дәваханәсендә озак еллар эшләгән Рәмзия Халиковага 90 яшь тулган.
Баш табиб Рөстәм Сәмерханов Рәмзия Кәрим кызына исәнлек-саулык теләп туган көне теләкләрен җиткерде.
Шәфкать туташы олы йөрәкле, киң күңелле булырга, авырттырмыйча укол кадый белергә, прививка ясарга, бәрелгән-сыдырылган җирләрне тиз арада дөрес итеп бәйләп,"рәтләп" куярга тиеш. Рәмзия ханым профессионал ярдәм күрсәтүдән кешеләрне тыңлаган, аңлаган. Шуңа аны авылдашлары хөрмәт итә.
Нет комментариев