Бүген Буада туган якны өйрәнү музеенда Бөек Ватан сугышы ветераны Имам Хәсәновны искә алдылар
Кичә, бүген, иртәгә

Бүген Буада туган якны өйрәнү музеенда Бөек Ватан сугышы ветераны Имам Хәсәновны искә алдылар

Аңа багышланган хәтер почмагы ачылды.

Анда Имам Билал улының фотографияләре, документлары , аның хакында язмалар урнаштырылган. Кызыл тасманы кисүдә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Сафин, мхрхүмнең улы Фәрит, оныклары катнашты.

Әти яхшы, гадел кеше иде. Ул һәрвакыт кешеләрне тыңлады, эшчеләрнең хокукларын яклады. Завод музеен булдыру идеясы белән янып йөрде. Үзе Мәскәүгә кадәр барып экспонатлар җыйды, - дип сөйләде улы Фәрит абый.

Искә улы кичәсендә аның электрик һөнәреннән башлап, һөнәр белекләре рәисенә булган хезмәт юлын искә алдылар. Аның истәлекләре язмалары белән таныштылар. Бу хакта тулырак “Байрак”, (“Знамя”, “Ялав”) газетасыннан укырсыз.


Нет комментариев