Бүген иртәнге сәгатьләрдә район җитәкчелеге районда барган төзелеш объектларын күздән кичерде, урында төзелеш оешмалары вәкилләре белән очрашып, эш барышы белән кызыксынды.
Быел күпкатлы йортларда капиталь ремонт шәһәрнең Жорес урамындагы 110, Парк урамындагы 3, Гагарин урамындагы 15 номерлы адреслар буенча урнашканнарында алып барылачак.
Ә катлаулы булып саналган төзелешләрдән ике бина санала. Ремонт эшләрендә Ленин урамындагы район мәгариф идарәсе урнашкан бинада, Зур Фролово авылындагы мәдәни мирас булып торган чиркәүне ремонтлаганда реставрацияләү таләп ителә. Биредә ремонт эшләре җәй айларыннан бирле дәвам итә һәм ул киләсе елда тәмамланачак. Шәһәрдәге пляж территориясендә модульле сак посты сафка бастырыла. Шәһәрнең Төньяк Көнчыгыш бистәсендә канализация насос станциясен дә шушы көннәрдә эшләтеп җибәрәчәкләр. Ранис Камәртдинов юынтык сулар агу өчен канализация системалары төзелеп бетүен, станция аннан әлеге бистәдәге юынтык суларны чистарту корылмаларына суыртып кудырачагын белдерде.
Ранис Камәртдинов объектларны карап чыккан соң нәтиҗә ясап, киләсе елда да ремонт эшләре дәвам итәчәкләрендә барысы да таләп ителгәнчә алып барылуын әйтте.
Нет комментариев