Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районы Түбән Наратбаш авылы халкы СВОга маскировкалау җәтмәсе үрә (фото, видео)

Авылдашлар декабрь аенда районнан СВОга гуманитар ярдәм илтергә җыенуларын белгәч, егетләргә нәрсә кирәге белән кызыксыналар. Волонтерлар аларга кышын маскировкалау җәтмәләре кирәген әйтәләр.

WhatsApp тагы авыл төркемендә җәтмә үрә белүчеләрне барлыйлар.

Беренче булып Рәшит Нәфыйков моны өендә эшләп карый. Эш хутка киткәч, башкаларны да өйрәтергә була. Маскировкалау өчен ак төстәге бүзне авыл халкы тиз арада җыеп китерә. Шушы көннәрдә мәчеттә өлкәннәр җәтмәгә тасмаларны да кушып, дистә метрлар озынлыгында япма материал әзерләгәннәр.

Моңа өстәп наратбашлылар һәм бикмуразлылар гуманитар ярдәм пунктына акча да җыеп китергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев