Буада махсус хәрби операциягә гуманитар ярдәм озатырга җыеналар
Кичә, бүген, иртәгә

Буада махсус хәрби операциягә гуманитар ярдәм озатырга җыеналар

Районда бу көннәрдә төрле мәйданчыкларда СВОга маскировкалау челтәрләре үрү эшләре җәелдерелгән.

Мираста челтәр үрәләрШушы көннәрдә генә “Мирас” яшьләр үзәгендә у к у ч ы л а р н ы ң , Б у а театрының иске бинасында ветераннарның челтәрләр үрүе турында хәбәр иттеләр. Ш т а б т а н а л ы н г а н мәгълүматларга караганда, СВОдан хәрбиләр бик еш челтәрләр сорап мөрәҗәгать итәләр.

-Позицияләр еш алышынганга, сугышчыларда маскировкалау челтәрләренә кискен ихтыяҗ туган. Штаб җитәкчелеге оешмапредприятиеләрдән, мәгариф оешмаларыннан, спорт һәм яшьләр сәясәте учреждениеләре җитәкчеләреннән маскировкалау челтәрләре үрү эшен тагын да активрак оештыруларын сорый, - дип әлеге хәбәрне газета укучыларга да җиткерүбезне үтенделәр.

Ш у ш ы к ө н н ә р д ә Шәмәк һәм Чуаш Биморзасы авылларыннан штабка ике зур үлчәмле маскировкалау челтәрләре һәм окоп шәмнәре  китергәннәр.

Заводтан – “КамАЗ”, автомобильчеләрдән – дрон

 

Камазчылар ярдәмеШикәр заводының егетләргә “КамАЗ” озатканын Буа районының “Буинск. Мы вместе сила” гуманитар төркеме активистлары хәбәр итте. Машинага ремонт таләп ителсә дә, ул әле егетләргә хезмәт итәчәк, диләр, шундый дистәләгән иске автомобильне үзе барып җитәрлек хәлгә китереп ремонтлап биргән оста куллы якташларыбыз.

Буа егете, актив волонтер Айдар Хәмитов: “Иң мөһиме “КамАЗ”ны кабыздык! Барысы да яхшы булачак” дип, хәбәр иткән. Әле күптән түгел завод биргән “УАЗ”ны ремонтлап, ялга кайткан хәрби үзе йөртеп позициягә кадәр алып барып җиткергән иде. Хәлдән килгәннең берсеннән дә читтә калмый буалылар. “Буинск. Мы вместе сила” гуманитар төркеменә алгы сызыктан чираттагы үтенеч килә. “Дрон кирәк, якташлар! Бу корал безгә бүген ипи һәм су кебек кирәк! Ярдәм итә алмассызмы?”- диләр.

Беркүпме финанс средстволары була волонтерларның, тик дроннар бик кыйммәт, җитми. Әмма ничек битараф каласың?! Үзләре дә зур йөк автомобиле хуҗалары булган Буа егетләре – Айдар Хәмитов белән Илнар Җаббаровка шәхси “КамАЗ” белән үз эшен алып баручы дуслары ярдәм итәчәкбез, диләр. Телефоннарда “Буа КамАЗчылары” төркемендә булган үзләре дә армия хезмәтен узган, дөнья күргән, балалар үстерүче ир-егетләргә бер сүз җитә! Кирәкле сумманы җыеп, дронга заказ бирәләр һәм бүген пилотсыз очкыч аппараты безнең хәрбиләргә хезмәт итә.

-Автомобильчеләр ярдәме белән акча тулысынча җыелып бетте. Рәхмәт сезгә, кешеләр! Сез бу яхшылыгыгызның бәясен аңлыйсызмы?! Безнең балаларга сез дрон гына түгел, гомерләр бүләк итәсез бит, - дип мең рәхмәтләр язалар хәрбиләрнең якыннары.

2 номерлы лицейда шушы көннәрдә бик күпләрнең игътибарын җәлеп иткән ярминкә узды.

 лицей ярдәмеЧираттагы “Мәрхәмәтлелек ярминкәсе”ндә беркем дә катнашмый калмагандыр.

Әлбәттә, бу чара уку йортының әти-әниләр белән бергә оештырган бик зур хезмәте һәм мәрхәмәте турында сөйләде. “Мин бәйләгән уенчыкларны алыгыз, үзем бәйләдем!”, “Бу тәмле печеньеларны әни белән пешердек!” дип балалар урамнан узучыларны да чакырып, үз товарларын тәкъдим иттеләр. Товарларны сатып бетерү теләге артында алар өчен бары бер максат торды – СВОга ярдәм итү. Тырышлыкның нәтиҗәсе булмый калмады: уку йорты администрациясе хәбәр итүенчә, 189 мең сум акча җыелган. Әлеге суммага СВОдагы сугышчыларның турыдан-туры үтенече буенча югары технологияле һәм тормыш өчен кирәкле җиһазлар сатып алынган. Аның берсе – заманча детектор һәм видеототкарлагыч. Ул дошманның FPV-дроннарының сигналларын терки, шуның белән сугышчыларга куркынычны вакытында күреп алырга һәм гомерләрен саклап калырга мөмкинлек бирә. Ә икенчесе – генератор һәм портатив электростанция — кыр шартларында аеруча кирәкле техника. Алар радиостанцияләрнең, төнге күрү приборларының һәм саклану җиһазларының өзлексез эшләвен тәэмин итә. Барлык техника якын арада алгы сызыкка безнең сакчыларыбызга илтеп җиткереләчәк. Шулай ук шушы көннәрдә Р.З Сәгъдиев исемендәге мәктәп һәм 1 номерлы лицей коллективлары уртак көч белән җыелган ярдәмнәрен штабка китерделәр.

Без бергә

Районның Космовский урамындагы гуманитар штабка ярдәм китерүчеләр активлаша бара, дип хәбәр итәләр. Чөнки якын арада кабат хәрбиләр янына барачаклар. Беләсезме, “Мин дә читтә калмаячакмын”, дип, иң беренчеләрдән булып кемнәр ярдәмгә ашыга? Кемнәрнең балалары бүген ут астында! Шушы көннәрдә генә шәһәрдән Дамир Хәйруллин штабка йөзләгән данә газ баллоннары китерде. Дамир чын-чынлап хәлгә керә, сугышчыларның бүгенге көндә нинди катлаулы шартларда булуын белә һәм нәкъ менә иң кирәкле ихтыяҗларны канәгатьләндерергә тырыша. Бүген аның улы СВОда илебез тынычлыгын саклый. СВОда батырларча һәлак булган Петр Ласточкин, Андрей Кириллов, Александр Андреевның әниләре – Галина Зиновьева, Нина Андреева, Мария Кириллова Алших һәм Теңкәш авылларында яшәүче мәрхәмәтле хатын-кызлар ярдәме белән тагын йөзләгән данә коры ашлар ясап китергәннәр. Шәхси эшмәкәр Нәҗип Гафуров йөзләгән шешә су, гигиена кирәкяраклары алып килгән. Буа медицина училищесының 101нче төркемдә белем алучы булачак шәфкать туташлары берничә төргәк белән юеш салфеткалар, сабын һәм бик күп гигиена кирәк- яраклары китергәннәр. Райондашлар, әлеге материалда без аерым мисаллар белән халыкның бердәмлеген һәм уртак көч белән җиңүне якынайтуыбыз турында сөйләргә теләдек. Без бергә – җиңүгә кадәр!


Нет комментариев