Татарстан Рәисе Буа районын республикада  иң күп икмәк суктыручылардан атады
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстан Рәисе Буа районын республикада иң күп икмәк суктыручылардан атады

Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм агропромышленность хезмәткәрләре көненә багышлаган тантанада Татарстан икмәгенә иң зур өлеш керткән районнарны атады.

 

 

Фото Байрак газетасы сайтыннан

 

 

Бөртеклеләрне иң күп суктыручылар арасында Тәтеш, Арча һәм Буа районнары республикада беренче өчлектә тора.

Сүз уңаеннан, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда,  Буа районы кырларында бүгенге көнгә   195  мең тоннага якын ашлык суктырылган.  Бу эш дәвам итә. Бүгенге көндә районда кукуруз суктыру бара.  

 


Нет комментариев