Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районында көзге чакырылыш кампаниясе дәвам итә

Бу уңайдан без Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин белән әңгәмә кордык.

 

– Радик Харисович, районнан ничә кеше армиягә озатылачак?

– Көзге чакырылышта районнан барлыгы 43 егет Россиянең Кораллы көчләр гаскәрләренә озатылак. 10сы китте инде. Армиягә җибәрү 7 этаптан торачак.

– Егетләр үзләре теләп китәләрме? Аларның Ватан алдындагы бурычны үтәүгә карата аларның фикерләре үзгәрмәдеме?

– Буа егетләре армиягә баруга каршы килгәннәре, зарланганнары юк. Алар илне сакларга теләп баралар. Ил хәрби оборонадан башка яши алмый. Моны алар яхшы аңлыйлар. Алар “кайнар нокталар”га җибәрелмәячәк.

– Кайсы категорияләр армиядән кичектерү алырга хокуклы?

– Югары уку йортларының көндезге бүлекләрдә белем алучылар һәм сәламәтлекләре какшау сәбәпле медицина комиссиясен уза алмаучылар.

– Чакырылыш уңаеннан нинди теләкләрегез бар?

– Егетләр исән-сау хезмәт итеп өйләренә әйләнеп кайтсыннар. Шөкер, хәрби частьтагы командирлардан буалылар турында гел яхшы хәбәрләр генә ишетеп торабыз. Киләчәктә дә шулай булыр, дип уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев