Буада йөзү буенча районара ярышлар узачак!
Кичә, бүген, иртәгә

Буада йөзү буенча районара ярышлар узачак!

28 ноябрьдә «Дельфин» спорт комплексында махсус хәрби операциядә, шулай ук Әфганстан һәм Чечня сугышлары ветераннары һәм катнашучылары арасында шәхси беренчелеккә йөзү ярышлары узачак.

Йөзү буенча таләпләр

Катнашучылар 50 метр аралыкта ирекле стильдә төрле яшь категорияләрендә, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында ярышачаклар.

Чара Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы һәм Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган.

Теләсә кайсы яшьтә спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудыру һәм физик активлыкны хуплау — сәламәтлекне ныгытуга һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән «Озын һәм актив тормыш» милли проектының мөһим өлеше.

Узу урыны: Буинск шәһәре, Төзүчеләр ур., 2а йорт, «Дельфин» спорт комплексы.

Теркәлү — 10:30 сәгатьтә, ярышларның башлануы — 11:00 сәгатьтә.

Гаризалар 25 ноябрьдә 16:00 сәгатькә кадәр электрон почта буенча кабул ителә: delfinbua@mail.ru

📞 Белешмәләр өчен телефон: 8 939 336-70-33.


Нет комментариев