Буада укытучы математиклар династиясе башында торган ветеран педагогны котладылар
Кичә, бүген, иртәгә

Буада укытучы математиклар династиясе башында торган ветеран педагогны котладылар

Буа шәһәрендә яшәүче Зиннәтбану Вәлеевна Фәхретдинова шушы көннәрдә 95 яшьлек юбилеен билгеләп узды.

Педагог ветеран коллегалары янәшәсендәУл озак еллар шәһәрнең М. Вахитов исемендәге мәктәбендә балаларга математика фәненнән белем биргән. Зиннәтбану Вәливнадан дисәләгән буыннар белем алган, әлеге гимназиядә  авыллардан килеп урта белем алучыларның күп булуы аеруча игътибарга лаек. Педагог тулай торакларда, квартираларда яшәп белемгә омтылучы балалар белән уртак тел табып, аларның алга табан да уку йортларына кереп белем алуларында гаять зур роль уйнаган.

Юбиляр зур гаиләсе янында

Гаиләдә аның ике улы да педагоглык юлын сайлап, математика буенча белем алалар.

Фиргать Фарукович Фәхретдинов район мәктәпләрендә укучыларга шулай ук математика фәненнән укытты һәм район, мәгариф системасында җитәкче структураларда хезмәт куйды. Рамил Фарукович Фәхретдинов шулай ук М. Вахитов исемендәге гимназиядә математика, физика фәненнән берничә буын укучыларга белем бирде.  Район мәгариф идарәсендә БДИ эшләрен оештыру өлкәсендә белгеч булып эшләде. Бүгенге көндә педагог шәһәрнең 5 номерлы гимназиясе директоры вазыйфасын җитәкли. Бүгенге көндә Зиннәтбану Вәливнаның бер оныгы әбисе юлын дәвам итә.

Коллегаларыннан җылы теләкләр

Юбилярны аның хөрмәтенә оештырылган чарада районының мәгариф идарәсе җитәкчесе Н. А. Македонская, Россия мәгариф хезмәткәрләренең Гомумроссия профсоюзының Буа территориаль оешмасы рәисе И. Р. Сабирҗанова, М. Вахитов исемендәге гимназия директоры А. З. Хәликов, гимназия профсоюзы рәисе Д. М. Мөдәрисова, гимназиянең ветераннар советы рәисе Ф. Ф. Хисаметдинова, аның укучылары һәм 1971, 1974 елгы чыгарылыш укучылары, балалары, оныклары һәм оныкчыклары, туганнары һәм якыннары котладылар.  


Нет комментариев