Быел озакка сузылган җылы көз үсентеләргә ничек тәэсир итте соң.

“Россельхознадзор” буенча федераль хезмәтчелек идарәсенең Буа филиалыннан алынган мәгълүматларга караганда, Буа районында уҗымнарның 63 проценты яхшы, 35 проценты канәгатьләнерлек, бары тик 2 проценты гына начар хәлдә.
Сүз уңаеннан быел район буенча 2027 ел уңышы астына 3541 тоннага якын бөртек чәчелгән, шуның 2735,7 тоннасы эре хуҗалыклар, 804,9 тоннасы фермер хуҗалыклары өлешенә туры килә.
Район буенча чәчелгән орлыкның 31 процентка якыны, эре хуҗалыкларда 34 проценттан күбрәге, фермер хуҗалыкларында 19,8 проценты оригиналь һәм элиталы.
Нет комментариев