Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада Куян елы вакыйгалары

Узып баручы елда районда булган зур үзгәрешләрне барлыйбыз.

Куян елы "Буинск-информ«га яңа уңайлыклар бүләк итте. Коллектив капиталь төзекләндерелгән бинага күчте.

Яңа Тинчәле авылында «Рәүф» мәчете яңартылды.

Элеккеге район мәдәният йорты, капиталь төзекләндерелеп, театр бинасына үзгәртелде. Искиткеч матур дизайн белән эшләнгән бинаны ачу тантанасына Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде.

Шәһәрдә, Ленин урамында 2 номерлы сәнгать мәктәбе өчен яңа бина төзелде. Ул әзер. Киләсе елда файдалануга тапшырылачак.

Шәһәрдә барлыгы 18 участокта тротуарлар ясалды. Моңа буалылардан үзара салым акчасы һәм аңа дәүләт өстәп биргән сумма тотылды.

Шәһәр үзәгенә яңа хәрби очкычлар урнаштырылды. Алар балаларга патриотик тәрбия бирү максатында куелды.

Шәһәрнең «Хаҗилар» мәчете янында һәм Бәбки авылында яңа чишмәләр «типте».

Буада беренче тапкыр милли Сабантуй үткәрелде. Буалылар, кунаклар үз милли киемнәреннән килделәр.

Районда 11 нче сыйныфны тәмамлаган 146 укучының 16сы медаль алды, 40тан күбрәге бердәм дәүләт имтиханнарында югары баллар алуга ирештеләр.

Шәһәрнең Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбе укучысы Данила Смирнов барлык төр стильле каратэ буенча дөнья чемпионы булды.

Казанда «Россия — ислам дөньясы-2023» XIV Халыкара икътисад форумына багышланган «Kazan Forum-2023» кысаларында Буа ветеринария студентлары икенче урынны алдылар.

Шәһәрнең «Арктика» боз сараеның 2006- 2007 елгы хоккейчылары Түбән Новгород өлкәсендә узган Бөтенроссия финал ярышларының «Байкал» дивизионында беренче урынны алды.

«Юность» мәктәбе волейболчы егетләре кызлары республика ярышында беренчелекне алып, Россия күләмендә бәйгедә катнаштылар.

Яшь бадминтончы Раяз Миначев Россия күләмендәге уеннарда бронза призеры булды.

Район эчке эшләр бүлегеннән Рөстәм Хуҗиев «Халык участок вәкиле-2023» бөтенроссия конкурсында катнашты, Татарстанда беренче урын алды.

Икенче ел рәттән буалылар «Минем гаилә архивы» конкурсында җиңделәр. 2022 елда — Вәгыйзь Сөнгатов, 2023 елда — Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов.

Авыл хуҗалыгында 168 мең тонна бөртек, 11 мең тоннадан күбрәк көнбагыш, 320 мең тонна шикәр чөгендере, 1680 тонна яшелчә җыеп алынды.

Буалылар ел дәвамында махсус хәрби операциядә катнашучыларга, Лисичанск шәһәренә дә гуманитар йөкләр озаттылар. Буалылар махсус хәрби операциядә батырлыклар күрсәткән өчен орден-медальләргә ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев