Якшәмбе көнне Килдураздагы тимер юлны аркылы чыгу урынында Фролово авылы яшәүчесе Пучинкәдә шәхси хуҗадан "Т-40" тракторы сатып ала һәм кайтырга чыга. Тимер юлга җитәрәк поезд килгәнне кисәтүче кызыл сигналны күреп, яңа хуҗа тракторны тормозга басып туктатырга тырыша. Ләкин тормоз аны тыңламый. Инде поезд да килеп баруын күргәч, әмма тракторның туктамаячагын...
Якшәмбе көнне Килдураздагы тимер юлны аркылы чыгу урынында Фролово авылы яшәүчесе Пучинкәдә шәхси хуҗадан "Т-40" тракторы сатып ала һәм кайтырга чыга. Тимер юлга җитәрәк поезд килгәнне кисәтүче кызыл сигналны күреп, яңа хуҗа тракторны тормозга басып туктатырга тырыша. Ләкин тормоз аны тыңламый. Инде поезд да килеп баруын күргәч, әмма тракторның туктамаячагын аңлагач, йөртүче кабинадан сикереп кала. Ә трактор узып баручы составка эләгә һәм аның алгы өлешенә зыян килә.
Нет комментариев