Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буалы бакчачылар колагына: нинди кыяр чәчсәң, күп уңыш аласың. Белгеч киңәше

Хәзер кибетләрдә кыярларның нинди генә исемлесен тәкъим итмиләр.

 

Төрлелектән башлар әйләнә хәтта. Бакчачылар менә шушы “җиделек”не чәчсәгез, уңарсыз, диләр.

Герман F1 — абсолют лидер. Бу сорт кыяр иртә өлгерә, күп уңыш бирә. Җимешләре тигез, кетердәп тора, әче түгел. Салатка турарга да, консервларга да бертигез туры килә. Салкыннарга кадәр кыяр бирә, авыруларга чыдам. Теплицада да, ачык грунтта да яхшы үсә.

Кураж F1 – теплица өчен кулай.  Ябык грунт өчен көчле гибрид. Җимешләре 12-14 сантиметр була. Шуннан артык үсми. Уңышы күп була,  каприз түгел. Хәтта иң начар килгән җәйдә дә сынатмаячак.

Маша F1 — бик иртә өлгерә. Беренче кыярлары тишелгәннән соң 35-40 көндә пәйда була. Үз-үзеннән серкәләнә. Җимешләре тыгыз, кетердәп тора. Кыяр өлгегәнне  зарыгып көтүчеләр канәгать калачак.

 Нежинский 12 —  балачак тәме белән классика. Гибрид түгел, “иске” сорт. Нәзек кабыклы, хуш исле, кетердәп тора торган, әби түтәлендә үскән кыяр. Умарталар ярдәмендә серкәләнә. Ачык грунт өчен. Кисмәктә тозларга бер дигән. Салкынга чыдам.

Зозуля F1 — күп тәрбия таләп итми торган  гигант. Берничә дистә ел сынау узган сорт. Җимешләре озын, 22 сантиметрга кадәр җитә. Искиткеч уңдырышлы. Теплицада, хәтта тәрәзә төбендә  үстерергә була.

Апрельский  F1 — күп тапкырлар тикшерелгән иске гибрид. Иң начар һава торышы булган җәйдә дә уңышсыз калдырмый. Җимешләре эре 12-20 сантиметрлы. Кытыршы. Универсаль кулланып була. Ончыл чык авыруыннан да, яңгырлардан да курыкмый.

 Лилипут F1 — корнишон-рекордсмен. Иртә өлгерә, 38-42 көндә җимеш бирә башлый. 7-9 сантиметрлы кыярлар маринадлау өчен бик әйбәт. Кыярның эче тыгыз, бушлыкларсыз, орлыклары вак. Тәме татлырак, әчесе түгел. Тозларга да, салатка да бара.

Шул рәвешле:

• Теплицада үстерү өчен Кураж, Герман, Зозуля, Маша

• Ачык грунт өчен Нежинский, Апрельский, Герман

• Тозлау өчен  Нежинский, Засолочный, Лилипут

• Салат өчен — Зозуля, Герман, Апрельский яхшы.

 

Тәҗрибәле кыяр үстерүчеләрдән киңәш:

Минимум өч төрле сортлы кыяр утыртыгыз — иртә өлгерә торганны, күп уңыш бирүчене һәм тозларга яраклыны. Орлыкларны  төргәгендәге матур рәсемнәргә карап түгел, Дәүләт реестрындагы фикерләргә карап сайлагыз.

 Әлеге җиде төрдәге орлыкларны утыртсагыз, июньнән алып беренче туңдыруларга кадәр кыяр ашарсыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев